Хәрби диңгез флоты ветераннары очрашуы

2012 елның 16 марты, җомга

17-нче мартта, сәгать 13.00 Казан шәһәренең 78-нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбендә (Ю.Фучик урамы, 40 йорт) су асты хәрби хезмәтккәрләре көне уңаеннан укучылар  белән хәрби диңгез флоты ветераннары очрашуы була.

Әлеге очрашу кысаларында “Су асты флоты” музеен карау, классларда батырлык дәресләре үткәрү, укучылар, ветераннар катнашында концерт уздыру каралган.

Ветераннар белән очрашуга Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов чакырылган.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне әлеге чарага чакырабыз!

Элемтәләр өчен телефон: 8 927 447 23 00 Габделхәмит Маннап улы  Абдулазянов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International