Иртәгә Казан медицина көллиятендә “Табиб-педиатр практикасында традицион терапия” исемле фәнни-гамәли конференция узачак. Аны Казан дәүләт медицина академиясе оештырган, дип хәбәр итә КДМА матбугат хезмәте.
«Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы-2012» бәйгесендә җиңеп чыккан мөгаллим Николай Токранов шулай дип белдерде. Аның өчен тормыш концепциясе: бернигә дә карамыйча, балаларны ярату һәм мәктәпкә, белем-тәрбия бирүгә тугры калу.
23-24 март көннәрендә Казанда халыкара “Европа көне” фестивале үтә. Чараның эмблемаларында Европа илләре байраклары белән беррәттән Русия байрагына да урын бирелгән.