Әлегә торакка 3 сертификат рәсмиләштерелгән
Бүгенге көндә радиация аварияләре һәм һәлакәтләре нәтиҗәсендә радиациягә дучар булган гражданнарны торак белән тәэмин итү, 2011-2015 елларга “Торак” федераль максатчан программасы нигезендә, “Федераль закон тарафыннан билгеләнгән граждан категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча дәүләт бурычлары үтәлеше” программасы кысаларында алып барыла. Программа буенча аларга торак сатып алу өчен федераль казнадан акча каралган, ул махсус сертификат рәвешендә бирелә. ЧАЭС һәм МАЯК аварияләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны тораклы итү мәсьәләсе бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган брифингта күтәрелде.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов билгеләп узганча, социаль түләү күләме гаилә әгъзалары санына карап, торакның гомуми мәйданы нормативыннан һәм 1 квадрат метр торакның бәясеннән чыгып билгеләнә (2012 нче елның 1 нче яртыеллыгында ул – 31300 сум).
Ялгыз яшәүче гражданин өчен ул 33 кв.м.ны тәшкил итә, ике кешедән торган гаиләгә – 42 кв.м., 3 һәм аннан да артык кешеле гаиләгә һәр әгъзасына 18 әр квадрат метр торак каралган.
Былтыр Татарстан Республикасында әлеге төр гражданиннарны торак белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан 45 745, 04 миллион сум акча күчерелгән һәм аңа 28 дәүләт торак сертификаты рәсмиләштерелгән. Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, министрлык тарафыннан агымдагы елга җыелма исемлек төзелгән, җирле үзидарә органнары юллаган исемлекләр буенча төп исемлеккә 281 гражданин кертелгән. 184 затка учет эшләре тәкъдим ителгән. Быел бу максатларга федераль бюджеттан 6, 676 миллион сум акча бүлеп бирелгән, моңа 3 сертификат рәсмиләштерелгән. “Быел якынча 250 кеше торак шартларын яхшыртыр дигән фаразлар бар. Алар өчен төзелүче торак яңа технологияләр буенча сафка бастырыла”, - дип белдерде Алексей Фролов.
РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының контроль саннары нигезендә, быел Татарстанга, агымдагы елга гариза язган программада катнашучыларны торак белән тәэмин итәр өчен өстәмә 375 миллион сум акча күчереләчәк.
27 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина