Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында Лаеш муниципаль районы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее белән берлектә “Г.Р.Державин һәм мәдәниятлар диалектикасы” дип аталган дүртенче халыкара фәнни конференция башланды. Әлеге конференция Россиянең фәнни һәм мәдәни тормышында зур вакыйга буларак билгеләп үтелә.
Фәнни форумда Франциядән, Төркиядән, Белорусиядән, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Казаннан, Саратовтан, Ульяновскидан, Самарадан, Алабугадан, Мурманскидан, Петрозаводскидан, Екатеринбургтан, Түбән Новгородтан, Череповецтан, Кировтан, Тамбовтан, Тверьдан, Кемероводан, Барнаулдан, Магнитогорскидан, Рязаньнан, Яр Чаллыдан, Елецтан һәм башка төбәкләрдән Россиянең әйдәп баручы һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре, музейлар вәкилләре һәм мәдәният эшлеклеләре – барлыгы йөзләп кеше катнаша.
Ачылыш тантанасында Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов билгеләп үткәнчә, Гавриил Державин Казан университеты белән тыгыз бәйләнештә булган. “Безнең университет бөек рус шагыйренең иҗатын өйрәнүче әйдәп баручы үзәкләрдән санала. Моңа унтугызынчы гасырда ук университет профессорлары тарафыннан нигез салынган”, - дип, директор, галимнәрнең “Державин һәм Казан крае” дип аталган яңа теманы ачуын билгеләп үтте. Бу шагыйрьнең истәлеген Казанда мәңгеләштерүдә бер адым булган.
1993 елдан - Казан университеты базасында ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, ТР Язучылар берлеге, ә 1999 елдан Лаеш районының крайны өйрәнү музее ярдәме белән бөтенроссия, халыкара фәнни конференцияләр үткәрелә. 2000 елдан “Державин укулары” оештырыла.
Казан федераль университеты проректоры Данис Нургалиев сүзләренә караганда, Г.Державин бөек рус шагыйре А.С.Пушкин белән бер рәттә диярлек торырлык шагыйрь. Ә ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов хәбәр иткәнчә, ул Пушкинның рухи остазы булган. “Ул Казан, Идел, Кама киңлекләре турында язган,үзенең кече Ватаны Казанга мәдхия җырлаган. Хезмәте буенча ул кайда гына булса да, башкаланы онытмаган”, - диде Данис Нургалиев, елдан-ел Державин иҗатының популярлаша баруын әйтеп. Лаеш муниципаль районының ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә Державин исемендәге премия гамәлгә куелуы һәм аның “Державин укулары” вакытында тапшырылуы шагыйрь мирасы өйрәнелүнең саллы дәлиле булып тора.
ТР Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова исә Державин талантының үз вакытында бөек вакыйга буларак кабул ителүен ассызыклап үтте. Аның Татарстанда дөньяга килүе белән горурлануын белдерде.
Лаеш районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Гөлнар Шәрипова, район башлыгы Михаил Афанасьевның сәламләвен җиткереп, Державинның гадел һәм туры сүзле булуын билгеләп үтте.
Секция утырышларында катнашучылар рус телен, Г.Р.Державинның тормышын һәм иҗан өйрәнү методикаларына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышачак. Күп кенә эшләр Державинның рус әдәби культурасы һәм Россия провинциясе мәдәнияты белән элемтәләренә багышланган. Моннан тыш, күп кенә галимнәр төбәкнең тарихи-мәдәни мирасын саклау проблемасына докладлар белән чыгачак. Универсиада алдыннан Казан өчен бу бигрәк тә актуаль мәсьәлә булып санала.
Шулай ук конференция кысаларында “Державин шигърияте фестивале: тарих, хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы уза. Ул ТР Язучылар берлеге һәм Россия әдәби фонды инициативасы белән оештырыла.
Конференциядә беренче тапкыр Казанда шагыйрьләр гаиләсе буларак билгеле, Франциядә яшәүче Панаевлар гаиләсенең варислары – Париж университеты профессоры Елена Бестужева, тәрҗемәче Надин Бестужева-Грегори, халыкара музыка тәнкыйтчеләре җәмгыяте президенты, халыкар танылган журналист Виктор Игнатов катнаша. Алар конференция кысаларында “Панаевлар: Казаннан Парижга кадәр” дип аталган мультимедия проектын тәкъдим итәчәк.
13 июль, "Татар-информ",Римма Гатина