Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солистлары “Дөньяның яшь балеты” конкурсының төп бүләгенә лаек булдылар

2012 елның 26 июне, сишәмбе

Бу көннәрдә Сочида үтә торган Юрий Григоровичның “Дөньяның яшь балеты” IV халыкара конкурсының лауреатлары билгеле булды.
Гран-прины Муса Җәлил исемендәге Татар  дәүләт опера һәм балет академия театры солисты Давыт Җәлиев алды. I премиягә һәм алтын медальгә Казан балеринасы Кристина Андреева лаек булды, “көмеш”не Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрыныың тагын бер яшь солисты Олег Ивенко алды.
“Дөньяның яшь балеты” IV халыкара конкурсы “Сочи-2014” Мәдәни Олимпиада кысаларында шәһәр-курортның Кышкы театры сәхнәсендә 15 июньнән 21 июньгә кадәр дәвам итте. Бию ярышында 7 илдән: Белоруссия, Германия, Италия, Казахстан, Россия, Украина һәм Япониядән 45 яшь биюче катнашты. Конкурсантларның осталыкларын СССР халык артисты, академик Юрий Григорович рәислегендә халыкара жюри бәяләде.
Бүген, 21 июньдә, Сочида конкурсның тантаналы ябылуы һәм лауреатларның йомгаклау концерты була, дип хәбәр иттеләр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры матбугат хезмәтендә.

21 июнь, Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International