XXII Татар яшьләре көннәрен ТР Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы, Федераль татар милли-мәдәни мөхтәрияты һәм “Идел” яшьләр үзәге оештыра
Бүген Казан янындагы “Идел” яшьләр үзәгендә XXII Татар яшьләре көннәре башлана. Унбишенче июльгә кадәр дәвам итәчәк чарага Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм Әзербәйҗаннан, Казахстаннан, Кытайдан һәм Төркиядән 180 яшь егет һәм кыз киләчәк.
Атна дәвамында яшьләр туган телне камилләштерәчәк, татар халкы тарихын һәм мәдәниятын өйрәнәчәк. Шулай ук вокал, актерлык осталыгы, хореография һәм журналистика буенча дәресләр каралган, дип хәбәр итә оештыручылар.
ТЯКта катнашучы яшьләр семинар-тренингларда, “түгәрәк өстәл” утырышларында катнашачак, дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашачак. Моннан тыш, алар үз җирлекләрендәге эшчәнлек белән таныштыра, тәҗрибә уртаклаша ала. Чараларның нигезендә туган телне саклау, яшьләрнең игътибарын милли мәдәниятка һәм тарихка җәлеп итү мотивы ята.
XXII Татар яшьләре көннәрен ТР Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы, Федераль татар милли-мәдәни мөхтәрияты һәм “Идел” яшьләр үзәге оештыра.
9 июль, “Татар-информ”