Интернетта Татарстанда Коръән елына багышланган сайт эшли башлады.

2012 елның 25 июне, дүшәмбе

Интернетта Татарстанда Коръән елына багышланган www.godkorana.ru сайты эшли башлады. Ул ел дәвамында нәзарәтнең изге китапка бәйле эшчәнлеген яктыртып бару максатыннан ясалган, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте. 
Билгеле булганча, 2012 ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Коръән елы дип игълан ителде. Казан шәһәре үзенең басма Коръәне "Казан басмасы" белән дөнья күләмендә мәшһүр. Татарстанда Коръән елы Изге китап басыла башлауга 225 ел тулу уңаеннан уздырыла.
www.godkorana.ru сайты мөһим дини төсмер алган ел вакыйгалары белән генә таныштырып калмыйча, халкыбыз тормышында Изге китапның ролен күрсәтергә дә омтыла. Әлеге сайт беренче чиратта татар телендә ачыла һәм Изге китап турындагы мәгълүматларны татарча тәкъдим итүгә өстенлек бирә.
Шулай ук сайтта Коръән тәфсирләре урнаштырылу динебезне пропагандалау, иманлы булырга өндәү булып тора. Озакламый Татарстан мөселманнары диния нәзарәте тарафыннан Коръән елы кысаларында нәшер ителгән Коръәннең "Казан басмасы" электрон варианты да эленәчәк. Танылган язучы Рабит абый Батулланың да тәфсирләрен биредә электрон вариантта укып булачак.

22 июнь, Татар-информ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International