ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда “Күпчалымлы Россия” журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурска илнең төрле почмакларыннан 800 дән артык гариза кергән. Алар арасында радио, телевизион һәм интернет-проектлар бар. Төп бүләккә кем ия булды? "Татар-информ" репортажында.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов танылган алып баручы Арина Шәрәпова белән 90 нчы еллар телевидениесенең яхшы һәм начар яклары, журналистиканың якын киләчәктә нинди булачагы, сәяси тапшырулар  һәм Татарстан турында сөйләште.


31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

«Россиядә татар телендәге иң күп укыла торган сайт - елына 1 350 000 уникаль укучысы булган «Интертат» сайты. Баш мөхәррир - Рәмис Латыйпов», - дип теркәде «Интеррекорд» (INTERRECORD) Халыкара рекордлар китабы.


26
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм Кырым Республикасының «Миллет» кырым татарлары телерадиокомпаниясе генераль директоры Лилия Веджатова хезмәттәшлек турында килешүне имзалады. Бу вакыйга Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатларының «Татмедиа» җитәкчелеге белән очрашуы вакытында булды.

 Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары «Татмедиа» җитәкчелеге белән очрашты. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев журнал, газета һәм китапларның үзаңны саклау үзәге булуын әйтте.


20
октябрь, 2023 ел
җомга

Азәрбайҗан һәм Татарстан: безне нәрсә берләштерә?


19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Коррупциягә журналист карашы» махсус журналистлар конкурсын үткәрү турында игълан итә.


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

«Күпчалымлы Россия» ХIV Бөтенроссия журналистлар конкурсына 6 номинация буенча Россия Федерациясенең 38 төбәгеннән 820 эш керде. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2023 елның 2 ноябрендә Казанда «Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк»та булачак.


17
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар
Сәлимгәрәев контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен масштаблы "ВСЕ СВОИ" патриотик
акциясе уздыру хакында сөйләде.


12
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда волонтерлар эшчәнлеген яктыртуга багышланган «Добро в эфире» массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Аның бүләкләү фонды 250 мең сум тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International