Татарстанда «Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» турындагы конкурска эшләр кабул ителә башлады. Гаризалар 3 майга кадәр кабул ителә.
Конкурс биш номинация буенча уздырыла: «Республика басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма», «Муниципаль басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма», «Иң яхшы телевизион проект»; «Иң яхшы радиопроект», «Иң яхшы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге сайты», «Социаль челтәрләрдә муниципаль берәмлекнең иң яхшы бите».
Гаризаларны 3 майга кадәр җибәрергә мөмкин. Алар sovmo.rt@yandex.ru адресы буенча электрон рәвештә кабул ителә. Конкурс документларын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://sovmo.tatarstan.ru/konkurs-zhurnalistskih-rabot-luchshee.htm
Конкурста җиңүчеләргә махсус дипломнар, рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак.