«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Апсны» абхаз милли газетасын 105 еллык бәйрәме белән котлады.
2023 елның сентябрендә «ТАТМЕДИА» АҖ һәм «Апснымедиа» РДУ арасында килешү имзаланды. Шуннан бирле Абхазия журналистлары өчен онлайн мәктәп оештырылды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар версиясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов һәм «Шәһри Казан» газетасы верстальщикы Илдар Габидуллин узган елның декабрендә «Республика Абхазия» һәм «Апсны» басмалары хезмәткәрләре өчен өйрәнүләр уздырды. «Апсны» газетасының 105 еллыгына багышланган юбилей номеры «Шәһри Казан» газетасы киңәшләре буенча версткаланды.
«Апсны» беренче абхаз газетасының беренче номеры 1919 елның 27 февралендә чыккан. Басманың мөхәррире Абхазия язма әдәбиятына нигез салучы Дмитрий Гулиа булган.
Газета ике елга якын чыга, аннары грузин меньшевиклары басманы тыя, ул чыгудан туктый. Әмма 1921 елда, совет власте урнашканнан соң, газета яңадан «Аԥсны ҟапшь» (Красная Абхазия) исемле яңа исем астында басыла башлый.
«Апсны» газетасы язма мәдәниятне үстерүдә, бигрәк тә абхаз журналистикасын һәм әдәбиятын халыкка танытуда зур роль уйный. Бу газетада танылган авторларның шигырьләре, очерклары, хикәяләре һәм драма әсәрләре басыла. 1919 елда газетада Дмитрий Гулианың «Под чужим небом» дигән абхаз телендә беренче хикәясе дөнья күрә. Шулай ук аның битләрендә абхаз әдәбиятында беренче драма әсәре – Самсон Чанбның «Махаджир» драмасы басылып чыга.
«Апсны» газетасы республика тормышындагы сәяси, икътисадый, социаль һәм мәдәни вакыйгаларны яктырта. Абхазия әдәбияты әһелләренең шигырьләре һәм прозаик әсәрләре еш бастырыла.