Эшләүче яшьләрнең "Наше время – Безнен заман" ачык республика телевизион фестивале башланды

2024 елның 12 апреле, җомга

  Татарстан Республикасында эшләүче яшьләрнең "Наше время – Безнен заман" ачык республика телевизион фестивале игълан ителде. Фестиваль 2013 елдан бирле республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Фестиваль социаль әһәмиятле дәүләт проекты булып тора. ЮНЕСКО эгидасы астында үткәрелә.

Фестивальнең миссиясе заман таләпләренә жавап бирә торган кадрлар әзерләүдән, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштырудан, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшь кешеләрнең иҗади потенциалын ачудан гыйбарәт. Агымдагы елда ул 4 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Әлмәттә, Чаллыда һәм Казанда (зональ этаплар) узачак. Суперфинал Идел буе спорт университетының концертлар залында, җиңүчеләр һәм лауреатлар гала-концерты «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үткәрелә.

Фестивальдә катнашу өчен республика учреждениеләрендә, предприятиеләрендә, оешмаларында эшләүче 18 яшьтән 45 яшькә кадәрге затлар чакырыла, алар катнаша торган номинацияләр һөнәри эшчәнлек төре белән туры килмәскә тиеш. Җиңүгә дәгъва кылучыларның һәркайсы җитештерү , сервис һәм хезмәт күрсәтүләрне оештыру өлкәсендә штатлы хезмәткәр булырга, хезмәт стажы кимендә 9 ай тәшкил итәргә тиеш  (36 яшьтән 40 яшькә кадәрге катнашучылар саны гомуми санның 75 процентыннан, 41 яшьтән 45 яшькә кадәрге катнашучылар саны  50 проценттан артмаска тиеш).

Үзешчән артистлар талантларын ялгыз һәм команда составында  «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Шәрәфле мизгел» номинацияләрендә  күрсәтә алачак.

Фестиваль кысаларында Татарстанның һәм Россиянең танылган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләреннән мастер-класслар, фестивальнең жюри әгъзалары катнашында түгәрәк өстәлләр узачак һәм катнашучылар тәкъдим иткән номерлар турында сәхнә осталары белән  фикер алышу үткәреләчәк.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2024 елның 20 сентябренә кадәр Фестиваль сайтында кабул ителә (www.bzzm.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International