ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ СОЦИАЛЬ ЮНӘЛЕШТӘГЕ КОММЕРЦИЯЧЕЛ БУЛМАГАН ОЕШМАЛАРЫ ЭШЧӘНЛЕГЕН ИҢ ЯХШЫ ЯКТЫРТУГА КОНКУРС

2024 елның 26 апреле, җомга

Хөрмәтле журналистлар! Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс игълан ителде. Сезне әлеге конкурста канашырга чакырабыз.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

«Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)»;

«Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы радиосюжет (яки радиотапшыру)»;

«Басма массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы язма»;

«Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы язма».

Документлар 2024 елның 31 августына кадәр (бу датаны да кертеп) «Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс» билгесе белән “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгына (420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 нче йорт, 6 кат (матбугат хезмәтләре һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге) китереп тапшырыла, почта аша яки konkurs.nko2018@gmail.com электрон почтасы аша җибәрелә,  белешмәләр өчен тел.: 8(843) 570-31-04 (Хасанова Раилә).

Конкурска конкурс игълан ителгән көнгә кадәр (2023 елның 26 апреленнән алып 2024 елның 26 апреленә кадәр) Татарстан Республикасы дәүләт телләренең берсендә конкурсның өстенлекле юнәлешләреннән берсе буенча чыгарылган эшләр кабул ителә (Нигезләмәдә күрсәтелгән). Конкурска массакүләм мәгълүмат чаралар редакциясеннән, аерым автордан, авторлар коллективыннан һәм төркеменнән, шулай ук башка юридик затлардан, шул исәптән социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалардан иң күбе 10 эш кабул ителә.

 

НИГЕЗЛӘМӘ

 

АНКЕТА-ГАРИЗА

 

ПЕРСОНАЛЬ БЕЛЕШМӘЛӘРНЕ ЭШКӘРТУГӘ РИЗАЛЫК

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International