Эльвира Әхмәтова – диктант дикторы

2024 елның 19 апреле, җомга

«Тоталь диктант» Казанда һәм Татарстан шәһәрләрендә киләсе шимбәдә – 20 апрельдә узачак. Онлайн һәм реаль форматта диктант язуда  катнашучылар  14 сәгатьтә үз белемнәрен тикшерә ала. Быел бу чарада язучы һәм журналист Анна Матвеева тексты кулланылачак.

Быел республикабызда 1 300 дән артык җирдә диктант язу оештырыла. Шуларның  190ы  Казан шәһәрендә.

А. С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, гадәттәгечә, Казанның төп диктант язу мәйданчыгы булачак.

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова Казан дәүләт энергетика университеты мәйданчыгына диктор итеп билгеләнде.

 «Тоталь диктант» мәйданчыкларына теркәлү акцияне уздыру көненә – 20 апрельгә кадәр (буш урыннар булган очракта) акция сайтында мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International