ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Иртәгә, 23 декабрьдә 13.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында сөт продукциясе җитештерүчеләр арасында “Каймак” номинациясе буенча I Республикакүләм фестиваль-конкурсына багышланган матбугат конференциясе узачак.

Иртәгә, 23 декабрьдә 11.00 сәгатьтә, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында таможня органнарының 2015 елгы эшчәнлеге нәтиҗәсенә багышланган матбугат конференциясе башлана.


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе
«Татмедиа» АҖ филиалы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы коллективы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткән өчен ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

18
декабрь, 2015 ел
җомга

Татарстанның Икътисад министрлыгы республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү темасын яктыркан материаллар, медиа проектлар арасында VI республика күләм бәйле игълан иткән иде.


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
"Татмедиа” АҖ генераль директоры боерыгы белән 2015 елның 15 декабереннән “Шәһри Чаллы” газетасы редакторы вазыйфаларын башкару Мирһади Мирзаян улы Разовка йөкләнде.

16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Иртәгә, 17 декабрьдә 11.00 сәгатьтә, «Татар-информ» агентлыгында “Татарстан Республикасында шәһәрара пассажир автобуслары хезмәте: куркынычсызлык, сыйфат, уңайлылык” темасына багышланган брифинг уза.


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Иртәгә, 16 декабрьдә 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының мәдәни-мәгариф проектларын презентацияләүгә багышланган матбугат конференциясе уза.


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Иртәгә, 15 декабрьдә, 11.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «NET-контент» конкурсына нәтиҗә ясауга багышланган матбугат конференциясе уза.


11
декабрь, 2015 ел
җомга

14 декабрьдә, 10.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ялган алкоголь продукциясе проблемаларына багышланган матбугат конференциясе уза.


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда беренче тапкыр Кырым татарларының “Къырым” фольклор ансамбле гастрольләре була. Шул уңайдан 11 декабрь сәгать 11.00дә «Татар-информ» МА Казан, Декабристлар ур., 2 нче йорт (1 нче кат) адресы буенча “Къырым” ансамблендә катнашучылар белән матбугат конференциясе үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International