«Татарстан» дәүләт теле-радиокомпаниясе яңа аппарат-студия комплексын эшләтеп җибәрде. Яңа яктылык, яңа камералар, өр-яңа декорацияләр. Һәм бу тамашычаларыбызга күренә торган өлеше кенә. Чынлыкта, яңалыкларны бирү технологияләре төптән үзгәреш кичерде. Хәзер барысы да – текстны язудан башлап, уку һәм монтажга кадәр бары бер эш урынында башкарыла. Җиһазландыру телетапшыруны цифралаштыру буенча федераль макстачан программа нигезендә башкарылды.