Татарстанда вакытлы матбугатка язылу арткан

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Татарстанда 2016 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу 0,3 процентка арткан. Гомуми тираж 1,3 млн экземпляр тәшкил итә. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, республика һәм район басмаларына язылучыларның чагыштырма күләме 78 процентны тәшкил итә.

Үзәк басмаларга язылучылар саны 3 процентка кимегән, ә республика басмаларын алдырырга теләүчеләр исә 4 процентка арткан. Шул ук вакытта район басмаларына язылучылар, узган ел белән чагыштырганда, 7,3 процентка азайган.

2016 елның беренче яртыелыгында республиканың 1 мең кешесенә 344 экземпляр вакытлы матбугат туры килә. Басма матбугатны китереп бирү бәясе узган елның 2 нче яртыелыгы күләмендә кала, дип хәбәр итә республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International