Иртәгә, 19 гыйнварда, 11.00дә "Татар-информ" агенлыгында укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадасының төбәк этабын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.
Журналистларның сорауларына ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Гомум белем идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова җавап бирәчәк.