«Сөембикә»: кыздан – әнигә

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Сөембикә» журналы үткәргән «Яңа тема тәкъдим ит һәм бүләк от!» дигән бәйгенең җиңүчеләре инде билгеле.

Укучы журналны ничек күрә, ул анда нинди темалар күтәрелүен көтә, аңа кайсы рубрикалар ошый, ә нинди яңа рубрикаларны ул үзе тәкъдим итә... Шушы сорауларга җавап эзләп, укучының журнал турындагы фикерләрен ишетәсе килеп, журналыбызны тагын да кызыклырак, баерак итәргә теләп башлаган идек бу бәйгене. Җаваплар кайдан гына килмәде! Башкортстан, Чуашстан, Мордовия, Красноярск крае, Мәскәү, Төмән, Омск, Саратов, Әстерхан...  Укучыларыбыз тәкъдим иткән темаларны без, аларның фотолары белән бергә, сайтыбызга урнаштырдык. Җиңүчеләрне онлайн-тавыш бирү юлы белән бергәләп ачыкладык.

Алар инде билгеле!   

1 урын – Диана Рәхимова (Казан) – 133 тавыш;

2 урын – И. Ергизова (Башкортстан, Бүздәк районы) – 56 тавыш;

3 урын – Гөлнара Ногманова (Әгерҗе районы, Тирсә авылы) – 28 тавыш.
 
Шушы көннәрдә редакциябездә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Дөрес, икенче һәм өченче урынны алган укучыларыбыз, төрле сәбәпләр аркасында бу көнне килә алмадылар. Ә беренче урынга лаек булган Диана Рәхимова редакциягә ире һәм улы Азат белән килде. Ул «Казан Ривьерасы»на ике кешелек сәяхәт сертификаты белән бүләкләнде. Әлеге сертификат дүрт йолдызлы «Ривьера» кунакханәсенең панорама күренешле иң яхшы номерында ике кешегә бер тәүлек яшәү, «Аморе» ресторанында иртәнге аш, «Ривьера» аквапаркында көне буе күңел ачу, 5D форматындагы кинотеатрда кино карау хокукы бирә. Рәхимовлар гаиләсе бу көнне истәлекле итеп үткәрер дип өметләнәбез.

Алар гаиләсе «Сөембикә» журналы белән дуслашканга әле өч кенә ел. Диана аша аның әнисе дә безнең журнал белән «танышкан».

- Әни дә «Сөембикә»не яратты, – ди Диана. – Яңа санны башта үзем укыйм. Аннан Яшел Үзәндә яшәүче әниемә алып кайтам. Журнал укырга 84 яшьлек бабаем да чират тора әле.

Укучыларыбыз тәкъдим иткән яңа рубрикаларның берсе яңа саныбызда инде урын да алды. Кешенең тормышын үзгәрткән бер очрашу турында сөйләнә анда. Франциядә яшәүче Ринат Алмаев, Казанга шәхси күргәзмәсе белән килгәндә, бу калада моңарчы беркайчан күрмәгән, барлыгын да белмәгән бертуган апасы яшәвен күз алдына да китерми... Хәер, ашыкмыйк, «Сөембикә»нең гыйнвар саныннан бу хакта үзегез укырсыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International