Римма Ратникова: “Кулга китап тотып, китапны яратып, аңлап укырга – моңа сабый чактан ук өйрәнү зарур”

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

ТР Халыклар дуслыгы йортында “Салават күпере” татар балалар журналының чирек гасырлык юбилеена багышланган балачак бәйрәме үткәрелде. Казанга бәйрәмгә республикабызның төрле төбәкләреннән ел дәвамында үзләренең төрле өлкәдә сәләтен күрсәткән, журнал редакциясе оештырган бәйгеләрдә катнашкан, җиңү яулаган 200ләп бала чакырылган иде. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эшләр идарәчесе Ләззәт Хәйдәров, күп еллар дәвамында журнал чыгаруда көчләрен куйган мөхәррирләр һәм рәссамнар, республиканың әйдәп баручы ММЧ, белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Искәртеп үтик: мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен “Салават күпере” татар әдәби-нәфис журналы оешуга быел март аенда 25 ел тулды. Журналны чыгару идеясе 1989 елның октябрь аенда туа, ә 1990 елда исә басманың беренче саны дөнья күрә. Салават күпере − табигатьнең иң матур күренешләреннән берсе. Шуңа журналның исемендә балачакның иң матур уй-фикерләре, теләк-хыяллары салават күпере төсләрендә чагыла.

Бүгенге бәйрәмне Кыш бабай һәм Кар кызы алып барды. Иң элек “Салават күпере” журналының 5 еллыгына багышлап төшерелгән фильм күрсәтелде. Шул рәвешле, бәйрәм кунаклары 1995 елга “сәяхәт кылды”. Римма Ратника чарада катнашучыларны сәламләп: “Салават күпере”нә 25 ел, дисәк, бу татар теле кануннарына туры килә, ә миңа әлеге журнал җан иясе кебек, шуңа аңа 25 яшь тулды, дисәк тә, дөрес булыр, минемчә. “Салават күпере” – үзе бер матур, ачык дөнья – балачак дөньясы. Әлеге журналда өлкәннәр эшли, әмма аларның барысы да бала күңелле кешеләр. Алар үз эшләрен менә дигән итеп башкара”, – дип билгеләп үтте. “Салават күпере” журналы балаларга белем дә бирә, үсәргә дә ярдәм итә, аларны тәрбияли дә. Шулай да, иң мөһиме – ул сабыйларны укырга өйрәтә. Кулга китап тотып, китапны яратып, аңлап укырга – моңа сабый чактан ук өйрәнү зарур, дип, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары бу юнәлештә журнал башкарган эшнең бәһасез булуын ассызыклады.

 

ТР парламенты җитәкчелеге вәкиле ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге басма редакциясе хезмәткәрләренә юлланган Рәхмәт хатын укып узды. “Тәҗрибәле,

 сәләтле журналистларның зур тырышлыгы нәтиҗәсендә, “Салават күпере” сабыйлар өчен уникаль журнал буларак танылды. Аның күп санлы үз укучысы бар. Сезнең журнал яшь сәләтләрнең интеллектуаль һәм мәдәни дәрәҗәсен күтәрүгә, танып белү һәм иҗади активлыгын үстерүгә, татар халкының тарихи һәм мәдәни мирасына, аларны рухи-әхлакый кыйммәтләренә карата хөрмәт рухында тәрбияләүгә хезмәт итә”, – дигән сүзләр бар иде хатта. Рәхмәт хатын “Салават күпере” журналы редакциясе директоры Зиннур Хөснияр кабул итеп алды.

 

“Яңа ел бәйрәме алдыннан яраткан “Салават күпере” журналыбыз да үзенең туган көнен – 25 яшьлеген бәйрәм итә. Мин дә сезнең кебек бу журналны укып үстем. Башка абый-апаларыгыз, янәшәгездә утырган әти-әниләрегез дә аны укып үскәндер дип уйлыйм. Сезнең балаларыгыз да шушы журналны укып, беренче белемнәрен туплар. Тормышыгыз салават күпере кебек төрле төсле булсын. Энекәшләрегезгә, сеңелкәшләрегезгә үрнәк булып үсегез!” – дип, бәйрәмнең кечкенә кунакларына теләкләрен җиткерде “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эшләр идарәчесе Ләззәт Хәйдәров. Ул “Салават күпере” журналына уңышлар, укучыларының артуын теләп, редакция вәкилләренә агентлыкның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Моннан тыш, бәйрәмдә журналның 25 еллыгы уңаеннан оештырылган “25 туган көн” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Аның шарты балалар үз куллары белән журналның теләгән макетын ясап, төсле рәсемнәр, үзе иҗат иткән шигырь-язмалар белән тулыландырып, сәхифәләр туплап редакциягә җибәрүдән гыйбарәт булган. Нәтиҗәдә, 150 эш кабул ителеп, 25 җиңүченең эше буенча журналның март саны чыкты. Аларга бәйрәмдә “Татмедиа” акционерлык җәмгыятеннән бүләкләр тапшырылды.

“Салават күпере” журналы редакциясе директоры, аңа нигез салган Зиннур Хөснияр чарада катнашучыларны сәламләп: “Балалар өчен журнал чыгарабыз, аларга бәйрәм ясыйбыз, дип гомеребез үткәне сизелмәде дә, әмма күңелебез белән яшь калдык. Сабыйлар белән бергә үткән әлеге чирек гасыр безнең өчен бәйрәм кебек булды”, – дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, 25 ел эчендә журналның 300 саны дөнья күргән. Бүгенге тантанага чакырылган балаларның әти-әниләренең дә әлеге журнал укучылары булу ихтималына игътибар юнәлтте. Без балалар бакчаларына, мәктәпләргә кечкенә укучыларыбыз янына бик еш йөрибез, сабыйлар безне зур кунаклар итеп кабул итә, диде.

 

Зиннур Хөснияр төрле елларда әлеге журнал редакциясендә эшләгән хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе Вакыйф Нуриев һ.б. бар иде.

 

Чарада шулай ук журнал үткәргән “Багалмам”, “Китап сере” бәйгеләре җиңүчеләре дип табылган 2 дистәләп бала бүләкләнде. Бәйрәм балалар катнашында җырлы-биюле чыгышлар белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International