"Ел студенты" премиясе - "Татар-информ"да матбугат конференциясе темасы

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Иртәгә, 21 гыйнварда, 10.00дә "Татар-информ"да "Ел студенты" студентлар өчен ел саен бирелүче премиягә багышланган матбугат конференциясе була.

Журналистларның сорауларына ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, актер, режиссер һәм шәһәр, республика чараларын сәхнәгә куючы Михаил Волконадский, ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров, "Ел студенты-2015" премиясе башкаручы директоыр Элина Фирсова җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International