Хөрмәтле журналистлар! Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс игълан ителде. Сезне әлеге конкурста канашырга чакырабыз.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Тәртип» радиосының оешуына 10 ел булу уңаеннан аның баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлевага телеграмма юллады.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Апсны» абхаз милли газетасын 105 еллык бәйрәме белән котлады.
25 апрельдә Татарстан башкаласының Кремль урамында илнең иң массакүләм ярышларының берсе – «Республика Татарстан» газетасы һәм Казанның физик культура һәм спорт комитеты призларына 82 нче җиңел атлетика эстафетасы үткәрелә.
«Тоталь диктант» Казанда һәм Татарстан шәһәрләрендә киләсе шимбәдә – 20 апрельдә узачак. Онлайн һәм реаль форматта диктант язуда катнашучылар 14 сәгатьтә үз белемнәрен тикшерә ала. Быел бу чарада язучы һәм журналист Анна Матвеева тексты кулланылачак.
Татарстан һәм Белоруссия багланышларын нәрсә ныгыта? Безнең уртак эшчәнлек нинди юнәлештә барырга тиеш?
Татарстанда «Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» турындагы конкурска эшләр кабул ителә башлады. Гаризалар 3 майга кадәр кабул ителә.
Андрей Первозванный фонды М.В. Ломоносов исемендәге МГУ журналистика факультеты белән берлектә федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен «Гаилә һәм Россиянең киләчәге» исемле бөтенроссия конкурсын игълан итте.
Татарстан Республикасында эшләүче яшьләрнең "Наше время – Безнен заман" ачык республика телевизион фестивале игълан ителде. Фестиваль 2013 елдан бирле республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Фестиваль социаль әһәмиятле дәүләт проекты булып тора. ЮНЕСКО эгидасы астында үткәрелә.
Журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVII Республика бәйгесенә эшләрне кабул итү 2024 елның 22 апреленә кадәр озайтыла.
Эшләр Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә (420080, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 179 (3 подъезд) кадәр кабул ителә. Конкурс эшенә «Журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVII Республика бәйгесенә» дигән тамга салырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: (843)555-85-11, 555-76-03.