СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РӘВЕШЕН ПРОПАГАНДАЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН СОЦИАЛЬ РЕКЛАМА КОНКУРСЫНА ЭШЛӘР КАБУЛ ИТҮ 7 ОКТЯБРЬГӘ КАДӘР ДӘВАМ ИТӘ

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсына эшләр кабул итү срогын 7 октябрьгә кадәр озайту турында хәбәр итә
Конкурсның максаты – сәламәт яшәү рәвеше культурасын булдыруның нәтиҗәлелеген арттыру.
Гаризалар түбәндәге адреска кабул ителә:
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр
агентлыгы,
420066, Татарстан Республикасы,
Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт,
6 кат, 608 кабинет, ММЧ бүлеге.
Эшләрне китереп тапшырырга яисә конкурс исемен күрсәтеп, почта аша
җибәрергә мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.
Материаллар көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International