Казандагы саммит алдыннан TV BRICS гарәп телендә эшли башлады

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

БРИКС илләренең халыкара медиачелтәре гарәп телендә мәгълүмат порталы версиясен ачты. Шул итеп, берләшмә әгъзалары булган дәүләтләрдә яшәүчеләр саммитның көн тәртибе белән турыдан-туры танышу мөмкинлеге алды, дип хәбәр иттеләр медиачелтәрнең матбугат хезмәтендә.


Элегрәк TV BRICS тапшырулары рус, инглиз, португал һәм кытай телләрендә алып барыла иде. Россия рәислеге елында исемлеккә испан теле дә өстәлде.

"Латин Америкасы һәм гарәп илләренең берләшү теләген исәпкә алып, испан һәм гарәп телләрендә тулы масштаблы эш башланды. Без Казандагы вакыйгага бик озак әзерләндек: махсус проектлар эшләдек, төрле илләрдән иң яхшы фильмнар һәм программалар күрсәттек. Хәзер дәүләтләр башлыкларының, барлык партнерларның Россиядә узачак очрашулары хакында тапшырулар эшләү белән мәшгульбез. Шулай ук саммит кысаларында яңа ММЧ белән уртак эшләр турында берничә килешү төзергә планлаштырабыз", – дип сөйләде TV BRICS генераль директоры Жанна Толстикова.


Гарәп телен белүчеләр шул исәптән БРИКС илләре турында халыкара яңалыклар, интервью һәм мәкаләләр белән таныша алачак.


Моннан тыш, октябрьдә медиачелтәрнең барлык алты телендә дә BRCS & G20 проекты эшли башлады. Проект Казандагы БРИКС саммитына һәм Бразилиядәге "Большая двадцатка" очрашуына багышланган. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Иран һәм Эфиопиядән җәмәгать эшлеклеләре һәм галимнәр, экспертлар, журналистлар, дәүләт структуралары һәм ведомстволары вәкилләре катнаша.


TV BRICS баш мөхәррире Ксения Комиссарова әйтүенчә, медиачелтәр Казанда 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр узачак БРИКС саммиты вакыйгаларын яктырту белән шөгыльләнәчәк. Яңалыклардан тыш, тамашачыларны чит ил партнерларының иң яхшы фильмнары һәм программалары көтә. Мисал өчен, бу – Һиндстанның милли традицияләренә, Кытай кухнясына, Венесуэланың фәнни казанышларына, Бразилиядәге авыл хуҗалыгына һәм башкаларга багышланган программалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International