Казанда Россия һәм Кытай мөнәсәбәтләре турында фотокүргәзмә ачылды

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Татарстан Милли китапханәсендә Кытай Халык Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 75 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылды. Анда узган гасырның 50 нче елларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр "Синьхуа" Кытай агентлыгы фотохәбәрчеләре ясаган кырыклап фоторәсем тәкъдим ителгән. Кадрлар ике ил арасындагы хезмәттәшлекнең бу елларда ирешелгән уңышларын күрсәтә.

"Кытай Халык Республикасының әйдәп баручы мәгълүмат агентлыкларының берсе "Синьхуа"ны республикабызда кабул итү бик күңелле һәм күркәм гамәл. Россия һәм Кытай арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр 75 ел элек башланган иде, әмма соңгы елларда алар аеруча эчтәлекле булды. Бүген
Кытайның кайбер эре предприятиеләре безнең республика икътисадына сизелерлек өлеш кертә. Без ике ил арасында икътисадый хезмәттәшлектән тыш, мәдәни һәм мәгънәви багланышлар да барлыкка килгән чорда яшибез. Бер-беребезнең традицияләре һәм мәдәнияте белән танышабыз, мәгълүмат
агентлыклары монда зур роль уйный", – диде ачылыш тантанасында "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Фотокүргәзмәдә Россия һәм Кытай арасында төрле тармаклардагы хезмәттәшлек мизгелләре сурәтләнгән кадрларны күрергә була. Биредә Мәскәүдә тренировкалар уза торган Кытай тайконавтлары да, газ үткәргеч төзү дә, парадта катнашучы Кытай самолетлары да бар.


Аерым бер серия Кытайда да, Россиядә дә билгеләп үтелә торган бәйрәмнәргә багышланган. Күргәзмәдә "Синьхуа" фотокорреспонденты Бай Сюэциның берничә эше куелган, ул күп еллардан бирле Мәскәүдә эшли һәм русча бик яхшы сөйләшә.

"Минем фоторәсемнәрдә Мәскәүдә Яңа ел бәйрәме сурәтләнә. Соңгы биш елда Россия башкаласында әлеге бәйрәмне бик матур каршы алалар. Миңа бу бик ошый. Минем өчен биредә безнең традицияләргә нинди мөнәсәбәттә булулары кызык", – дип аңлатты "Татар-информ" журналистына фотограф.


Бай Казанда да күп тапкырлар булган. "Казан – үзенчәлекле мәдәнияткә ия бик матур шәһәр. Өстәвенә, монда логистика күзлегеннән караганда бик уңайлы урнашкан истәлекле урыннар да күп. Хәзер бирегә Шанхайдан туры авиарейс ярдәмендә килеп җитү бик ансат", – ди фотокорреспондент елмаеп.


Күргәзмә 30 октябрьгә кадәр Татарстан Милли китапханәсендә эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International