Рөстәм Миңнеханов «ТНВ» телеканалының яңа виртуаль студиясен югары бәяләде

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТНВ» телеканалының виртуаль һәм өстәмә чынбарлык элементларын куллану мөмкинлеге булган яңа студиясе белән танышты. Аны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев озатып йөрде.


Яңа студияне 10 сентябрьдә «Татарлар» тапшыруы белән башлап җибәрделәр. Комплекс циклораманы (махсус фон), 23 светодиод прибор куелган махсус яктылык җиһазлары комплектын, шулай ук 3 роботлаштырылган видеокамераны үз эченә ала. Комплексның ишек аша гына урнашкан аппарат бүлмәсе иҗади персонал (режиссерлар, тавыш режиссерлары, ассистентлар) һәм инженерлар эшчәнлеге өчен тавыш, коммутация һәм видеоҗайланмалар белән җиһазландырылган.


Татарстан Рәисенә яңа комплексның мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Алып баручыларны махсус яшел фонда яздыралар, ә аннары тамашачылар үз телеэкраннарында күрә торган виртуаль чынбарлыкны өстиләр.


Студия теләсә нинди виртуаль интерьер (урта гасыр замокларыннан алып космик киңлекләргә кадәр) һәм, алып баручыларны да уңайлы урнаштырып, аерым декор предметларын тудырырга мөмкинлек бирә.


Рөстәм Миңнехановка «ТНВ» телеканалының виртуаль студия ачылган беренче төбәк телеканалы булуы хакында сөйләделәр. Барлык җиһазлар телерадиокомпаниянең гамәлдәге инфраструктурасына яраклаштырылган һәм бер студиядә төгәлләнгән программалар булдырырга, шулай ук турыдан-
туры эфирлар үткәрергә мөмкинлек бирә. Хәзер иң мөһиме – компаниянең күп проектлары өчен зур декорацияләрнең кирәк булмавы һәм электрон декорацияләрне тиз арада алыштыру мөмкинлеге булу.


Рөстәм Миңнеханов яңа технологияне югары бәяләде. «Афәрин, бик лаеклы. Телеканал өчен бу алга таба зур адым", – дип ассызыклады ул.


Шулай ук Татарстан Рәисе аппарат-студия блогының эш үзенчәлекләре белән, аерым алганда, программаларның ничек алып барылуы белән танышты һәм телеканал хезмәткәрләре белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International