Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Ул ике елга бер мәртәбә Татарстан Республикасы яшьләренең талантлы вәкилләренә театр сәнгатен, рәсем сәнгатен, кино һәм журналистиканы, әдәбиятны үстерүгә, шулай ук музыкаль сәнгать өлкәсендә, яшьләр программаларын гамәлгә ашыруда шәхси өлеш керткән өчен бирелә. Конкурска йомгак шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә – февраль аенда ясалачак. Премиягә 35 яшькә кадәрге яшьләр һәм күп өлешен шундый яшьләр тәшкил итә торган коллективлар дәгъва итә ала.

Премиянең юнәлешләре:
- әдәбият өлкәсендә – төрле жанрлардагы (поэзия, проза, публицистика, драматургия) әдәби һәм публицистик әсәрләр өчен;
- музыкаль сәнгать өлкәсендә – төрле рәвешләрдәге музыкаль әсәрләр, концерт-башкару эшчәнлеге өчен;
- сынлы сәнгать өлкәсендә – рәсем сәнгате, скульптура, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре өчен;
- театр сәнгате өлкәсендә – режиссерлар, сценаристлар, артистлар, рәссамнар, балетмейстерлар эше өчен;
- кино өлкәсендә – төрле жанрдагы кинематография әсәрләре, артистлар, режиссерлар, операторлар, рәссамнар, сценаристлар, телевидение алып баручылары эше өчен;
- журналистика һәм телесәнгать өлкәсендә – массакүләм мәгълүмат чараларында документаль һәм публицистик эшләр, телевизион тапшырулар, артистлар, режиссерлар, операторлар, рәссамнар, сценаристлар, телевидение алып баручылары эше өчен;
- җәмәгать эше өлкәсендә – социаль программалар, проектлар, эшләнмәләр, актив җәмәгать эшчәнлеге, хәйрия акцияләре, яшьләр программаларын гамәлгә ашырган өчен.


Конкурс нигезләмәсе белән ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. Гаризалар 19 декабрьгә кадәр кабул ителә.


М.Җәлил исемендәге республика премиясенә тәкъдим итү буенча барлык материаллар да сайтта тутырыла. Өстәмә материаллар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420021, Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 113а йорт, 2 бина.


Элемтә өчен телефоннар: 8 (843) 205-00-02, 8 (843) 205-00-06, 8 (843) 205-00-08,  mailto:Molodezh.Centr@tatar.rue-mail: Molodezh.Centr@tatar.ru.

Исегезгә төшерәбез, 2022–2023 елларда премиягә татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Фәннур Мөхәммәтҗанов һәм Ләйсән Гатауллина; милли мәдәният үсешенә һәм балалар арасында татар телен популярлаштыруга зур
өлеш керткән өчен татар телендә беренче балалар телеканалы «ШАЯН ТВ»; әдәби иҗат үсешенә зур өлеш керткән һәм татар шигърияте өлкәсендәге казанышлары өчен «Татар китап нәшрияты» дәүләт унитар предприятиесенең балалар-яшүсмерләр әдәбияты һәм махсус проектлар бүлеге мөхәррире Рифат Сәлахов; татар музыка һәм җыр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасының атказанган артисты Илүсә Халикова лаек булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International