Татарстанның яшь журналистларын «ШУМ» бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакырабыз

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Медиа һәм журналистикасы өлкәсендә «ШУМ» бөтенроссия яшьләр премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Ул балалар һәм яшьләр өчен булган медиа һәм журналистика өлкәсендә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге талантлы яшьләрне һәм аларның остазларын ачыклауга, аларга ярдәм итүгә һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә оештыручылар.

Бәйге берничә этапта уздырыла: конкурсантлардан гаризалар кабул итү 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, 26 октябрьдән 21 ноябрьгә кадәр эксперт советында катнашучыларның гаризалары бәяләнәчәк. Аннары финалистлар арасында иң яхшы конкурсантны сайлауга ачык тавыш бирү игълан ителә.

Турыдан-туры этап (эксперт советы тарафыннан финалистларны бәяләү һәм җиңүчеләрне сайлау) һәм премия лауреатларын бүләкләү тантанасы 2024 елның 6 декабрендә Мәскәүдә узачак. Премиягә 11 номинациядә 15 яшь кеше ия булачак. Җиңүчеләр истәлекле бүләк, диплом һәм 750 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

Тулырак мәгълүмат "ШУМ" премиясенең рәсми сайтында урнаштырылган (https://premiyashum.ru/).

Премияне оештыручылар – Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Калининград өлкәсе хөкүмәте, генераль партнер – "Росатом" дәүләт корпорациясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International