«Грозный» Чечня дәүләт телерадиокомпаниясе һәм «Яңа гасыр» Татарстан телерадиокомпаниясе вәкилләре хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында килешүгә кул куйды. Имзалау тантанасы "Грозный" ЧДТРК студиясендә узды. Документны чечен телерадиокомпаниясе директоры Чыңгыз Әхмәдов һәм ТНВ генераль директоры Илшат Әминов имзалады.
Казанда Яшьләрнең һәм яшьләр матбугатының «Алтын каләм – Золотое перо» республика фестивалендә җиңүчеләр игълан ителде. Быел Татарстанның 19 шәһәр һәм районыннан 75 кеше проект финалистлары булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2024 елда кулланучылар
хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга багышланган материалларга республика
конкурсы уздыру турында игълан итә.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсын игълан итә.
Хөрмәтле журналистлар! Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы террорчылыкка каршы көрәш темасын Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс уздыру турында игълан итә.
Бүген Казанда башланган «Россия әдәби флагманы» форумында «Метапроектирование цифровой экосистемы книжной сферы» темасына дискуссия булды. Бөтендөньяда иҗат ителгән әсәрләрне бер платформага берләштергән электрон сервис булдыру мәсьәләсе төп сөйләшү темаларының берсе булды. Экспертлар мондый системаны булдыруны башлап җибәрү турында фикер алышты.
Конкурс номинацияләрендә җиңүчеләр дипломнар, «Бәллүр каләм» статуэткалары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.
Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе һәм «Татмедиа» АҖ директорлар советы рәисе
Әсгать Сәфәров журналистларны Республика матбугат көне белән котлады.
Татарстанның Матбугат көне уңаеннан, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тәбрикләү сүзләрен җиткерә.