Конкурста 2024 елның 1 гыйнварыннан дөнья күргән материаллар катнаша. Аларны 2024 елның 2 декабренә кадәр (шул көнне кертеп) «Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсешне иң яхшы яктыртуга конкурска» тамгасы белән «Татмедиа» агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлегенә (420066, Татарстан Республикасы, Казан ш., Декабристлар ур., 2, 6 кат) китереп тапшырырга, почта яисә электрон почта (naukatatarstan2024@yandex.ru) аша җибәрергә мөмкин. Белешмәләр өчен тел: 8 (843) 570-31-04.
Конкурс эшләре түбәндәге номинацияләргә кабул ителә:
Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсешне иң яхшы яктырткан телесюжет (яисә телетапшырулар);
Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсешне иң яхшы яктырткан радиосюжет (яисә радиотапшырулар);
Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсешне массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырткан язма;
Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсешне «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә иң яхшы яктырткан язма.
Һәр номинация буенча I, II, III урыннар (1 урын – 100 000 сум, 2 урын – 60 000 сум, 3 урын – 40 000 сум) бирү каралган.
Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары:
- конкурс материалларының Конкурсның максатларына һәм бурычларына туры килүе (0 – 5 балл);
- тәкъдим ителгән материалларның тәрбияви һәм иҗтимагый кыйммәте, авторның гражданлык позициясе чагылышы (0 – 5 балл);
- тәкъдим ителгән материалларның актуальлеге һәм дөреслеге, аналитик тирәнлеге (0 – 5 балл);
- материалларның югары һөнәри дәрәҗәдә эшләнүе (максатчан төркемнәр тарафыннан кабул ителү мөмкинлеге, тәэсирле алымнар куллану, дизайнның һәм бизәлешнең югары сыйфаты) (0 –5 балл);
- концепциянең, сценарийның, теманың, теманы яктыртуның оригиналь булуы һәм индивидуаль иҗат стиле чагылышы (0 – 5 балл).
Һәр конкурс эше буенча конкурс комиссиясе әгъзалары куйган балларның гомуми суммасы исәпләнә.
Конкурс нәтиҗәләре 2024 елның 20 декабрендә игълан ителәчәк.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат Конкурс нигезләмәсендә бирелә.
Исегезгә төшерәбез, 2024 ел Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде (2024 елның 14 сентябрендәге 639 номерлы Указ).