Казанда бүген министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетларның иң яхшы матбугат хезмәтләрен бүләкләделәр. Тантана «Госдиджитал: Люди. Идеи. Коммуникация» мәгариф форумы кысаларында узды. Җиңүчеләр алты номинация буенча билгеләнде.
«Бу киеренке вакытта мәгълүматны дөрес һәм төгәл җиткерүдә төп җаваплылык министрлыклар һәм ведомстволарның матбугат хезмәтләренә төшә. Алар – дәүләт хакимиятенең нигез ташы. Алар мәгълүматны беренчеләрдән булып җиткерә, аннары аны массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр ала»,– дип белдерде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Дмитрий Перевезенцев.
Ул билгеләп үткәнчә, матбугат хезмәте бүген үзе мәгълүмат кампанияләрен үткәрә һәм үз аудиториясе белән турыдан-туры аралаша ала, ә моның өчен ул барлык цифрлы инструментларга ия булырга тиеш. «Боларның барысы да сездә бар», – диде җыелучыларга Перевезенцев.
Агентлык җитәкчесе урынбасары «Иң яхшы мәгълүмати кампания» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде. Биредә билбордлар турындагы кампания өчен Казан мэриясе матбугат хезмәте һәм җәмәгать транспорты темасын яктырткан өчен Чаллы мэриясе матбугат хезмәте җиңү яулады.
«Ел вакыйгасы» номинациясендә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» хоккей командасының элеккеге капитаны һәм хоккей буенча дөнья чемпионы Данис Зарипов тапшырды. «Минем өчен бу иң мөһим номинация, һәм анда җиңүчеләрнең казанышлары алда әле», – дип ассызыклады ул.
Бу номинациядә җиңүчеләр булып Югары Ослан һәм Питрәч районнары администрацияләре матбугат хезмәте танылды.
«Социаль челтәрләрдә аралашу» номинациясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Чистай районы администрациясе матбугат хезмәтләре иң яхшылар дип танылды.
«Без сезнең белән көн саен мөрәҗәгатьләр кабул итәбез. Республика, шәһәр, район, авылның теге яки бу вакыйгасына гражданнарның мөнәсәбәтен күрәбез. Биредә иң мөһиме – кешедә барлык гамәлләрнең дә халык мәнфәгатьләрендә кылынуын аңларлык кәеф тудыру. Тискәре юлламаларга җавап бирү шулай ук зур квалификация, тәҗрибә таләп итә. Аралашу аша без кешенең проблемалары турында беләбез, аңа ярдәм итү мөмкинлеген табабыз. Ә кайчакта аның хокукларын бозуга бәйле хәлләрне дә булдырмый калабыз» – диде форумда катнашучыларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.
«Мәгълүмати хәтәр булдырмау» номинациясендә Татарстан Республикасы Экология министрлыгы, Яшел Үзән районы администрациясе матбугат хезмәте җиңү яулады.
«Креатив коммуникация» номинациясендә бүләкләрне ТР Яшьләр министрлыгы, Яңа Чишмә һәм Әлмәт районнары администрацияләре матбугат хезмәтләре алды.
«Профессиягә тугрылык өчен» номинациясендә җиңүче ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ММЧ белән эшләү бүлеге башлыгы Андрей Родыгин булды. Бүләкне аңа «Диалог Регионы» коммерцияле булмаган автоном оешмасының Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Гыйльмиев тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, «Госдиджитал: Люди. Идеи. Коммуникация» формуы Казанда ике көн дәвамында барды. Ул республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләре матбугат секретарьлары өчен оештырылган иде. Форум программасында сессияләр, мастер-класслар, креативлыкны үстерү буенча практикумнар, цифрлы сторителлинг һәм башкалар узды.