«Россиядә татар телендәге иң күп укыла торган сайт - елына 1 350 000 уникаль укучысы булган «Интертат» сайты. Баш мөхәррир - Рәмис Латыйпов», - дип теркәде «Интеррекорд» (INTERRECORD) Халыкара рекордлар китабы.
Татарстанның «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм Кырым Республикасының «Миллет» кырым татарлары телерадиокомпаниясе генераль директоры Лилия Веджатова хезмәттәшлек турында килешүне имзалады. Бу вакыйга Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатларының «Татмедиа» җитәкчелеге белән очрашуы вакытында булды.
Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары «Татмедиа» җитәкчелеге белән очрашты. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев журнал, газета һәм китапларның үзаңны саклау үзәге булуын әйтте.
Азәрбайҗан һәм Татарстан: безне нәрсә берләштерә?
«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Коррупциягә журналист карашы» махсус журналистлар конкурсын үткәрү турында игълан итә.
«Күпчалымлы Россия» ХIV Бөтенроссия журналистлар конкурсына 6 номинация буенча Россия Федерациясенең 38 төбәгеннән 820 эш керде. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2023 елның 2 ноябрендә Казанда «Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк»та булачак.
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар
Сәлимгәрәев контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен масштаблы "ВСЕ СВОИ" патриотик
акциясе уздыру хакында сөйләде.
Татарстанда волонтерлар эшчәнлеген яктыртуга багышланган «Добро в эфире» массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Аның бүләкләү фонды 250 мең сум тәшкил итә.
Казанда Илкүләм телерадиотапшырулар ассоциациясенең төбәк телевидениесе үсеше перспективаларына багышланган түгәрәк өстәле узды. Төп спикер булып ассоциациянең яңа президенты Алексей Малинин чыгыш ясады, ул телевидениенең хакимият һәм җәмгыять арасындагы
хезмәттәшлекнең төп инструменты булуына басым ясады.
18 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр Казанда Relita кунакханәсендә алтынчы халыкара
«Медиафорум-2023: кеше хокуклары, яңа технологияләр һәм халыкара мәгълүмат иминлеге
контекстында журналистика иреге» узачак. Чараны Россия Тышкы эшләр министрлыгы «Халыкара
тормыш» журналы оештыра.