«Күпчалымлы Россия» XV бөтенроссия журналистлар конкурсы җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү белән тәмамланачак

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

2024 елның 27 ноябрендә 17.00 сәгатьтә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә (Академик Королев ур., 47) «Күпчалымлы Россия» XV бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Конкурс «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла һәм күпмилләтле мәдәниятне һәм Россия тормышын яктыртучы иң яхшы эшләрне билгеләп үтә.

Быел конкурска Россиянең 26 төбәгеннән 700дән артык эш килде. Алар арасында Белгород өлкәсе, Забайкалье крае, Краснодар крае, Красноярск крае, Ленинград өлкәсе, Мордовия Республикасы, Орел өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Дагыстан Республикасы, Калмык Республикасы, Коми Республикасы, Мордовия Республикасы, Саха Республикасы (Якутия), Төньяк Осетия Республикасы, Ростов өлкәсе, Самара өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре, Свердловск өлкәсе, Севастополь, Тула өлкәсе, Удмурт Республикасы, Ханты-Мансийск автономияле округы, Чечен Республикасы, Чуваш Республикасы һәм Ямал-Ненец автономияле округы бар.

Конкурста җиңүчеләр:

«Телесюжетлар циклы» номинациясе:

I урын – «Грозный» ЧДТРК ДБУ (Чечня Республикасы, Грозный шәһәре);

II урын – «Мамадыш ТВ» телеканалы (Татарстан Республикасы, Мамадыш шәһәре);

III урын –  «Ямал-төбәк» ОДТРК (Ямал-Ненец АҖ)

«Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)» номинациясе:

I урын – «Татарстан» ДТРК (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре);  

II урын – «Удмуртия» УР ТРК ДУП (Удмуртия Республикасы, Ижевск шәһәре);

III урын – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре).

«Радиотапшыру циклы (репортажлар)» номинациясе:

I урын – «Яңа гасыр» ТРК,  «Болгар радиосы» (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре);

II урын – «Татарстан» ДТРК (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре);  

III урын –«SPUTNIK» радиоканалы (Санкт-Петербург шәһәре).

«Басма матбугатта мәкаләләр циклы» номинациясе:

I урын – «Севастополь многонациональный» журналы (Севастополь шәһәре);

II урын – «Мәйдан» журналы (Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре);

III урын – «Казан» журналы редакциясе (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре).

«Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы» номинациясе:

I урын – «Улус.медиа» челтәр басмасы (Саха Республикасы (Якутия) Якутск шәһәре);

II урын – «Комиинформ» мәгълүмат агентлыгы (Коми Республикасы, Сыктывкар шәһәре);

III урын – «Чита.Ру» челтәр басмасы (Забайкалье крае, Чита шәһәре).

«Балалар-яшүсмерләр өчен мәгърифәтчелек проектлары» номинациясе:

I урын – «Каzак FM» радиостанциясе (Краснодар крае, Краснодар шәһәре);

II урын – «Сабантуй.РТ» журналы редакциясе (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре);

III урын – «Шахтинские известия» газетасы редакциясе» ҖЧҖ (Ростов өлкәсе).

Гран-при «Самара» дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе» филиалы «Бөтенроссия телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесенә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International