Казанда «Күпчалымлы Россия» XV бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Россия халыкларына багышланган тематик тапшырулар циклы өчен Гран-при «Самара» ДТРК тапшырылды. Бүләкне ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
«Матбугат вәкилләре һәр эшнең башында торырга тиеш. Кешеләргә мәгълүматны ничек җиткерү һәм илдә тынычлыкны саклап калу, үсешкә, ватанпәрвәрлеккә ирешер өчен Россия төбәкләре хакимиятләренең нинди чаралар күрүе турында сездән башка беркем дә чын күңелдән сөйли алмый. Аралашырга, илебез файдасына кешеләр белән эшләүнең яңа ысулларын эзләргә кирәк. Россиянең 192 милләт халкы барысы да үзләрен бер гаилә итеп хис итсен өчен алар белән эшләргә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте журналистларга бүләкләү тантанасында Мөхәммәтшин.
Дәүләт хакимияте органнары эшен массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлектән башка күз алдына да китереп булмый. Нәкъ менә журналистлар аша халыкка башлангычларны җиткерергә һәм алар белән элемтәдә торырга мөмкин, дип өстәде парламент башлыгы. Шулай ук Мөхәммәтшин журналистларны СВО сугышчыларына һәм аларның гаиләсенә ярдәм итүгә тагын да күбрәк игътибар бирергә өндәде.
Быел конкурска Россиянең 26 төбәгеннән 700дән артык эш килгән. Эшләр төрле медиаплатформаларда: телевидениедә, радиода, басма һәм онлайн басмаларда тәкъдим ителгән.
«Без «Күпчалымлы Россия» конкурсын унибишенче тапкыр уздырабыз инде. Шунысы мөһим, бу вакыт эчендә ул тагын да эчтәлеклерәк була бара һәм үсә. Эшләрнең төрле төбәкләрдән килүе һәм бөтен җирдә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга зур игътибар бирелүе сөенечле хәл. Катнашучыларның осталыгы елдан-ел арта бара, бу – эшнең кирәкле булуы турында сөйли», – дип уртаклашты «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Җиңүчеләр алты номинация буенча бүләкләнде: «Телесюжетлар циклы», «Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)», «Радиотапшырулар (репортажлар) циклы», «Басма матбугатта мәкаләләр циклы», «Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы», «Балалар-яшүсмерләр өчен мәгърифәтчелек проектлары». Гран-при аерым тапшырылды.
«Күпчалымлы Россия» конкурсында Гран-при алу бик тәэсирле һәм хөрмәтле. Без төрле жанрларда җиделәп эш җибәрдек. Безнең хезмәтнең шулай югары бәяләнүе күңелле, өстәвенә тапшыруны башка регион вәкилләре дә күрде», – дип тәэсирләре белән уртаклашты «Самара ДТРК» вәкиле Александра Дюбина.
Ул ассызыклаганча, «Күпчалымлы Россия» кебек конкурслар илдәге милләтләр мәдәнияте белән тирәннәнрәк танышырга, шулай ук үз төбәгенең уңышлары белән уртаклашырга мөмкинлек бирә.