«Тatarstan Today. Дөньяга ачык»: аралар аралашуга киртә түгел!

2024 елның 15 ноябре, җомга

Тележурналист Динә Газалиева кабат "Tatarstan Today" авторлык программасын тәкъдим итә.

Бу чыгарылышта автор милли үзенчәлек темасына кагылачак һәм үзбәк туку станының ничек эшләве турында сөйләячәк, тамашачыларны популяр дизайнер һәм «Икат» текстиль техникасын саклаучы ханым белән таныштырачак.

Казанда узган БРИКС халыкара саммиты «иске дус ике яңа дустан яхшырак» дигән гыйбарәне тагын бер кат раслады.

Ни өчен Татарстан җитәкчесенең башка илләр президентлары белән дустанә мөнәсәбәтләре икътисадый күтәрелеш өчен бик мөһим? «Tatarstan Today» тапшыруының яңа чыгарылышында бу сорауга җавап табарга булачак.

Алып баручы Мәскәүдә узган масштаблы ислам форумы һәм аның төп нәтиҗәләре турында сөйләячәк.

Тапшыру 16 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә һәм 18 ноябрьдә 22:00 сәгатьтә «ТНВ»да, 20 ноябрьдә 18:30 һәм 22:30 сәгатьләрдә «Татарстан-24» телеканалында да эфирга чыгачак

Карамый калмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International