ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Татмедиа» АҖ холдингы «Самара өлкә тапшырулар агентлыгы» («СОВА») медиахолдингы белән хезмәттәшлек итү турында меморандум имзалады.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең өч телеканалы Татарстан муниципалитетларындагы мәҗбүри һәм һәркем карый ала торган муниципаль телеканаллар исемлегенә керде. Карар Телерадиотапшырулар федераль бәйгесе комиссиясе утырышында кабул ителде.

 


25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татар-информ» агентлыгы «Уртак киләчәк өчен яңа мөмкинлекләр» БРИКС - 2024 яшь лидерлар форумында Кытайның «XXI век» газетасы белән хезмәттәшлек итү турында килешү имзалады.


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан башкаласында белем бирү буенча яңа федераль проект башланып китте. «Мамы в медиа» исемле проектта катнашу өчен республикадан, Россия һәм Белоруссия төбәкләреннән 450 гариза керде.


20
сентябрь, 2024 ел
җомга

Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында Татарстан Республикасы ирекле җәмәгатьчелеге эшчәнлеген һәм чараларын иң яхшы яктыртуга «Эфирда Игелеклек» республика конкурсына рәсми старт бирелде. Беренчел гариза бирү вакыты 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин. Алга таба 8 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр катнашучылар конкурс эшләрен Игелек.Конкурслар платформасы аша тапшырырга тиеш булачак.



17
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Медиахолдинг делегациясе Сочида "Бөтен Россия" заманча журналистика
форумында катнаша.

«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия фотоконкурсына
гаризалар кабул итү 2024 елның 30сентябренә кадәр озайтылды.

26-27 сентябрь көннәрендә Иннополис шәһәрендә (Татарстан) илләрнең элемтә министрларының 10 нчы очрашуы һәм БРИКС Цифрлы форумы узачак. Ике вакыйга да Россиянең БРИКСтагы рәислеге кысаларында узачак. Форумда катнашучылар-дәүләт һәм бизнес вәкилләре, цифрлаштыру өлкәсендә экспертлар һәм мәгариф җәмәгатьчелеге вәкилләре.


16
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

XV Бөтенроссия журналистлар конкурсына эшләр кабул итү 30 сентябрьгә кадәр озайтыла. Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уздырыла: «Телесюжетлар циклы», «Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)», «Радиотапшырулар (репортажлар) циклы», «Басма матбугатта мәкаләләр циклы», «Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы», «Балалар-яшүсмерләр өчен мәгърифәтчелек проектлары».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International