Казанда финанс мошенниклыгына каршы тору темасына массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен семинар-киңәшмә узды.
Чара ике этапта оештырылды: башта теоретик өлеш узды, анда төрле экспертлар чыгыш ясады - Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләреннән алып ТР Милли банкы вәкилләренә кадәр. Аннан соң практик өлеш тә булды, анда катнашучылар алган белемнәрен ныгыта алдылар. Очрашуны «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ачты.
"Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, Минцифра һәм Милли банк хезмәткәрләренә безгә килгән өчен бик зур рәэхмәт. Алар, эшләре искиткеч тыгыз тулуга карамастан, безнең белән бу әһәмиятле темага сөйләшер өчен мөмкинлек тапты. Аның актуаль булын көн саен күреп, ишетеп торабыз. Бу мәсьәләбуенча зур профилактик эш алып барырга кирәк. Сездән мөмкин кадәр актив эшләүегезне сорыйм", – диде ул.
Аннары сүзне "Диалог Регионы" коммерцияле булмаган автоном оешмасының Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Гыйльмиев алды, ул уздырыла торган чараның әһәмиятен ассызыклады.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына бу чараны оештырган өчен рәхмәт. Без бу мәсьәләнең ничек актуаль булуын, бу юнәлештә ничек эшләргә кирәклеген, хокук саклау органнарының ММЧ вәкилләре белән бәйләнештә эшләвен күрәбез. Сезнең бүген фикер алышуга ачык булуыгызны телим, чөнки бу куелган проблемага каршы көрәшнең яңа ысулларын табарга ярдәм итәчәк», – диде Марсель Гыйльманов.
Очрашу «Татмедиа» тарафыннан «Диалог Регионы» КАО базасында үткәрелде. Кереш чыгышлардан соң сүз беренче докладчыга – республика прокуратурасының тикшерү, сорау алу һәм оператив эзләү гамәлләренә күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Шакировка бирелде.
"Алдашу җинаятьчеләр өчен җиңел генә акча эшләү ысулына әверелде. Хәзер бу проблемадан беркем дә тулысынча сакланмаган. Хокук саклау органнары көче белән генә аны хәл итеп булмый, комплекслы чаралар таләп ителә - федераль законнарга үзгәрешләр кертүдән, җинаятьчеләр өчен технологик каршылыклар тудырудан башлап, халык белән актив профилактик эшләр үткәрүгә кадәр. Ммч вәкилләре безгә шунда ярдәм итәчәк тә инде. Республика халкына челтәрләрдә утыруның ничек булырга тиешлеген аңлату мөһим», – диде Руслан Шакиров.
Ул мошенниклыкның төрләре турында сөйләде һәм бу афәткә каршы тору ысуллары белән уртаклашты. Семинар кысаларында катнашучыларга мошенниклык куркынычы турында халыкка мәкгълүмат бирүгә юнәлдерелгән ике социаль видеоролик күрсәтелде. Чираттагы спикер фикер алышуга чыгарылган мәсьәләләрнең әһәмиятенә игътибарны юнәлтте.
"2024 елда мошенниклар саны 2,4% ка арткан. Гомумән алганда, республика халкыннан 5 млрд 659 млн сум урланган. 2023 елда бу сумма 4 млрд 410 млн сум тәшкил иткән. Күргәнебезчә, кырыгалдарлар гамәлләреннән килгән зыян күләме ел саен 1 миллиард сумга диярлек арта», – диде Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат-коммуникация технологияләрен законсыз куллануга каршы көрәш бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча өлкән оперуполномоченные Эмиль Горяев.
Алдау схемалары елдан-ел катлаулана бара. Мәсәлән, күптән түгел җинаятьчеләр дипфейклар – шалтыраткан кешенең йөзен таныш кешегә охшатып үзгәртергә мөмкинлек бирә торган технологияләр куллана башлаган.
"Мондый технологияне чәч һәм тешләр буенча аерырга мөмкин. Мөгаен, алар хәрәкәтләнмәячәк. Шулай ук муенга да игътибар итәргә кирәк, ул да хәрәкәтләнми. Һәрвакыт игътибарлы һәм уяу булырга кирәк», – дип ассызыклады ТР Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының мәгълүмат иминлеген координацияләү бүлеге башлыгы Илдар Вәлиев.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган ел мошенниклык белән бәйле җинаятьләрне ачу 7-8% кына тәшкил иткән. Әмма, шундый күрсәткечләргә карамастан, мошенникларга каршы актив адымнар ясала.