ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2025 ел
дүшәмбе

26
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды XIX Россия венчур форумының массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту конкурсын башлап җибәрә. Катнашу өчен гаризаны 2025 елның 21 мартына кадәр сылтама буенча бирергә мөмкин.

«Фокуста – гаилә» XVI бөтенроссия журналистлар конкурсын Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды үткәрә. Конкурс һәрбер баланың  бәхетле һәм имин балачагы өчен шартлар тудыруга, массакүләм мәгълүмат чараларында социаль өлкәнең балаларга һәм балалы гаиләләргә  ярдәм итүгә юнәлдерелгән заманча казанышларын яктыртуга, шулай ук Ватанны саклаучылар елына багышлап үткәрелә.


25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVII Республика бәйгесен игълан итә.


21
февраль, 2025 ел
җомга

2025 елның 20 февраленнән 20 апреленә кадәр «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI халыкара икътисадый форумының рәсми сайтында ММЧ вәкилләре өчен  аккредитация башланды.


20
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәис Р.Н. Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм махсус хәрби операция ветераннары өчен «Батырлар. Татарстан геройлары» программасын башлап  җибәрде. «Бу  – ил Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган «Геройлар вакыты» федераль программасының аналогы. Программаның максаты – махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан җитәкчеләр әзерләү», – диде Рөстәм Миңнеханов.


19
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Россия 24 хәбәрләр каналы «Россиядә җитештерелгән» дип исемләнгән махсус репортажлар сериясен башлап җибәрүе турында хәбәр итте. Әлеге проект кысаларында ил өчен кирәкле продукция җитештерүче предприятиеләрнең эше яктыртылачак. Проектны алып баручы Антон Борисов төшерү төркеме командасы белән бергә дүрт көн дәвамында Татарстанда булачак һәм  Чаллыда, Алабуга махсус икътисади зонасында һәм Казанда урнашкан берничә төп предприятие эше белән танышачак.

Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы 2025 елда басма массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны чыгару, тарату һәм тиражлау белән шөгыльләнүче оешмаларга субсидияләр бирү өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте.


18
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан 23 февральдә “ТНВ-Татарстан” һәм “Луганск 24” телеканаллары арасында “Бергә” телекүпере була.


10
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Социаль челтәрләрдә «Вконтакте», «Telegram» һәм «Одноклассники» дигән рәсми битләребездә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы яңалыкларын укыгыз


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International