«Геройлар янәшәдә» – «Герои рядом» патриотик ачык әдәби конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

Конкурс традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр тарату һәм патриотик тәрбия бирүне үстерү максатыннан үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен 2022 елдан иҗат ителгән, Татарстан халкының  Махсус хәрби операция барышындагы фидакарьлеген, батырлыгын, патриотлыгын чагылдыра торган әдәби әсәрләр кабул ителә.

Конкурста катнашуга гаризалар 2025 елның 30 апреленә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә

«Повесть» (татар телендә):

I урын – 300 000 сум (бер премия);

II урын – 200 000 сум (бер премия);

III урын – 150 000 сум (бер премия);

Шулай ук ике 50 000 сумлык (һәркайсы) һәм бер 52 750 сумлык кызыксындыру  премиясе бирелә.

«Повесть» (рус  телендә):

I урын – 300 000 сум (бер премия);

II урын – 200 000 сум (бер премия);

III урын – 150 000 сум (бер премия);

Шулай ук ике 50 000 сумлык (һәркайсы) һәм бер 52 750 сумлык кызыксындыру  премиясе бирелә.

«Хикәя» (татар телендә):

I урын – 120 000 сум (бер премия);

II урын – 70 000 сум (бер  премия);

III урын – 55 000 сум (бер премия);

Шулай ук өч 35 000 сумлык кызыксындыру премиясе бирелә.

«Хикәя» (рус  телендә):

I урын – 120 000 сум (бер премия);

II урын – 70 000 сум (бер  премия);

III урын – 55 000 сум (бер премия);

Шулай ук өч 35 000 сумлык кызыксындыру премиясе бирелә.

«Поэма яисә шигырьләр циклы» (татар телендә):

I урын – 150 000 сум (бер премия);

II урын  – 100 000 сум (бер премия);

III урын – 70 000 сум (бер премия);

Шулай ук өч 40000 сумлык (һәркайсы) кызыксындыру премиясе бирелә.

«Поэма яисә шигырьләр циклы» (рус  телендә):

I урын – 150 000 сум (бер премия);

II урын  – 100 000 сум (бер премия);

III урын – 70 000 сум (бер премия);

Шулай ук өч 40000 сумлык (һәркайсы) кызыксындыру премиясе бирелә.

Очерк (татар телендә):

I урын – 120 000 сум (бер премия);

II урын – 70 000 сум (бер премия);

III урын – 55 000 сум (бер премия);

Шулай ук өч 35000 сумлык (һәркайсы) кызыксындыру премиясе бирелә.

Очерк (рус телендә):

I урын – 120 000 сум (бер премия);

II урын – 70 000 сум (бер премия);

III урын – 55 000 сум (бер премия);

Шулай ук өч 35000 сумлык (һәркайсы) кызыксындыру премиясе бирелә.

Премияләр НДФЛны исәпкә алып күрсәтелде.

«Татарстан Республикасында әдәбият аша партиотик тәрбия бирүгә өлеш кертү» номинациясендә барлык эшчәнлек чорында әдәбиятта хәрби-патриотик тема өлкәсендә башкарылган эшләр бәяләнәчәк. Бу номинациядә приз суммасы – 1350000 сум тәшкил итә.

Гаризалар litkonkurs.tatmedia@mail.ru электрон адресына кабул ителә, «Геройлар янәшәдә» –«Геройлар рядом» патриотик ачык әдәби конкурсына» дип күрсәтергә кирәк.. Телефон: 8 (843) 570-31-12.

Конкурсның һәр номинациясенә килгән гаризалар саны (әдәби әсәрләрнең исеме күрсәтелә (авторы күрсәтелми), «Татарстан Республикасында әдәбият аша патриотик тәрбия бирүгә өлеш кертү» номинациясендә гаризаларның саны гына күрсәтелә), модераторлар төркеменә карауга тапшырылган гаризалар саны, Оештыручы тарафыннан кире кагылган гаризалар саны, модерацияне узган һәм конкурс комиссиясенә карауга тапшырылган гаризалар саны, кимендә 160 балл җыйган катнашучылар турында мәгълүмат оештыручының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында «Яңалыклар» һәм «Конкурслар һәм проектлар» бүлекләрендә (https://www.tatmedia.tatarstan.ru) гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына кадәр басылып чыгачак. Җиңүчеләрне игълан итү тантанасы турында аерым хәбәр ителәчәк.

Конкурс «Татмедиа» АҖ һәм «Татарстан китап нәшрияты» ҖЧҖ ярдәме белән «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International