2025 елның 19 маенда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында (Һади Такташ ур., 74) Татарстан Республикасы Матбугаты көне уңаеннан медиатармакта мөһим вакыйга - журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Конкурсны оештыручылар – «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге.
Чарада Татарстан җитәкчеләре һәм журналистлары, федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, тармак ветераннары, блогерлар, узган елгы конкурс лауреатлары, Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашачак. Чарада программасына медиа өлкәсендә яңа якты проектлар белән танышу өчен күргәзмәләр дә оештырыла.
Башлана 16:00 дә.
Тантанага керү өчен теркәлергә кирәк:
https://forms.yandex.ru/u/6800e501068ff04df8031713/.