Казан югары уку йортлары студентлары өчен «Татмедиа» медиаинтенсив уздырды

2025 елның 28 марты, җомга

Бүген «Яратам» яшьләр клубында Татарстан Республикасы студентларының массакүләм мәгълүмат чаралары өчен медиаинтенсив башланды. Чара «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Идел» журналы тарафыннан үткәрелә. Ул 80 студентны җыйды.

Форумны «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, Казан федераль университеты һәм «Казаноргсинтез» заводы вәкилләре ачты (СИБУРга керә).

«Сүз журналистикада кадрларны арттыру турында бармый. Без актив тормыш позициясе булган яшьләр турында сөйлибез, аларның уртаклашыр фикерләре күп. Бүген биредә булган егетләр һәм кызлар төрле яшәү рәвеше һәм һөнәр сайларга мөмкин, әмма иң мөһиме – алар биредә  коммуникациянең төп күнекмәләренә ия булачак!» – дип сөйләде Айдар Сәлимгәрәев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Программаның беренче өлеше «Яратам» яшьләр клубында узды. Студентлар өчен «Студмедиа – студентлар проблемаларын яктырту инструменты» темасына панель дискуссия булды. Анда яшьләр һәм студентлар оешмалары вәкилләре, шулай ук ММЧ мөхәррирләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Шамил Садыйков ассызыклаганча, чараның бурычы – студентларны медиада эшләргә өйрәтү генә түгел, «Татмедиа» һәм «Идел» журналы белән берлектә якын киләчәктә кызыклы һәм уникаль проектлар булдыру.

Шул ук вакытта барлык теләүчеләр өчен медиа өлкәсендә бүгенге көндә актуаль вакансияләр ярминкәсе дә оештырылды. Студентларга текстлар һәм видеога төшерү буенча мастер-класслар һәм воркшоплар үткәрелде.

Көннең икенче өлеше медиакейслар өстендә эшләүгә багышланды. Аларны «Казаноргсинтез» территориясендә чишү планлаштырылган, анда катнашучыларны шулай ук экскурсия һәм «Эшче һөнәрләрне популярлаштыру» уены көтә иде.

«Без янып торган актив һәм акыллы егет-кызлар белән кызыксынабыз. Яшьләрдән кала кем прогресс двигателе һәм яңа идеяләр тудыручы булырга мөмкин? Безгә килгән күп кенә яшь егетләр, кызлар бизнес-процессларга актив җәлеп ителә. Мин сезгә дә шуны ук телим!» – дип мөрәҗәгать итте медиаинтенсивта катнашучыларга «Казаноргсинтез» поликарбонатлар заводы директоры Тимур Гәрәев.

Студентлар массакүләм мәгълүмат чаралары  өчен медиаинтенсив 10:00дә башланды һәм 18:30га кадәр дәвам итәчәк. Чара азагында очрашуга нәтиҗәләр ясау һәм медиауен җиңүчеләрен бүләкләү планлаштырыла.

«Узган ел Татарстан Студентлар лигасы белән очрашуларның берсендә студент басмалары вәкилләре үз проблемалары белән уртаклашты, югары уку йортларындагы җитешсезлекләр турында сөйләде. Алар гамәлдәге массакүләм мәгълүмат чаралары белән аралашу җитмәү, актуаль мәгълүмат дөньясына чумарга теләүләре белән уртаклашты. Шул рәвешле, без барлык форматларны бер чарага берләштерергә булдык. Бу чараны уйлап чыгаруыбыз бик шәп!» – дип сөйләде «Идел» яшьләр журналы баш мөхәррире, Казан федераль университетының Журналистика югары мәктәбе өлкән укытучысы Рәмзия Галимова.

Ул шулай ук медиаинтенсивта катнашырга гариза бирүчеләр арасында сайлап алуның  ничек узуын аңлатты.

«Безгә студентлардан 200дән артык гариза килде, теләүчеләр күп булу аркасында катнашучыларны сайлап алырга туры килде. Сайлап алу бик гади үтте: теләүчеләр үзләренең медиа һәм журналистика өлкәсендә эшләргә теләүләре турында бәян итте. Безгә медиа өлкәсенең алар өчен чыннан да әһәмиятле булуын, киләчәктә үзләрен бу өлкәдә күрәләрме икәнлеген аңлау мөһим иде. Иң кызыксынучан яшьләрне сайлап алдык», – дип аңлатты Галимова.

Чара «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Идел» журналы тарафыннан «Казаноргсинтез», Казан федераль университеты һәм ТР Студентлар лигасы ярдәме белән уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International