КФУда «Медиа һәм хакимият: медиа хакимлеге?» бөтенроссия конференциясе башланды

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Казанда «Медиа һәм хакимият: медиа хакимлеге?» IX бөтенроссия фәнни,  белем бирү конференциясе башланды. Быел фикер алышуда төп темалар Россия медиакиңлегенең эшчәнлеге һәм медиа белән хакимият, гражданлык җәмгыяте институтлары арасындагы хезмәттәшлекне оптимальләштерү турында  булды.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, кунакларны сәламләп,  заманча журналистикада электрон басмалар һәм телекомпанияләр арасында чикләрнең юкка чыгуы, ә традицион журналистиканың акрынлап тамырдан үзгәрүе турында билгеләп үтте.

«Яңалыклар коры, кыска була бара, озын текстларга ихтыяҗ кими. Телекомпанияләр күбрәк кинотөшерергә омтыла, ә зур журналистика ролен киноиндустрия башкара. Үсеш өчен мөмкинлекләр күп, әмма бу без күнеккән журналистика түгел», – диде Сәлимгәрәев, уздырыла торган конференциянең актуальлегенә басым ясады, һәм: «Елдан-ел медиасфера күбрәк өстенлек ала һәм, нәтиҗәдә, көндәлек тормышта аның әһәмияте арта бара», – дип өстәде.

«Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билалов үз чиратында билгеләп үткәнчә, бүген – технологик өлкәдә дә, кешеләр аңында да зур үзгәрешләр чоры. «Интернет моңа кадәр булган мәгълүмат кырын тулысынча үзгәртте. Хәзер дөнья челтәре тарафыннан булдырылган кыр да елдан-ел үзгәрә бара», – дип ассызыклады Билалов.

Мисалга ул махсус хәрби операцияне  китерде, Россия медиатармагының  халыкка тормышның төрле өлкәләрендәге вакыйгалар һәм үзгәрешләр турында гына сөйләп калмавын, асылда, мәгълүмати сугышка каршы торуын билгеләп үтте.

«Киләчәктә зур үзгәрешләр булачак, һәм мәгълүмат кырында тизрәк ориентлаша һәм яңа шартларга яраклаша белүчеләр калачак», – дип йомгаклады сүзен «Татар-информ» агентлыгы баш мөхәррире.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International