ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Казанның Тынычлык бистәсендә Каенлыкта узган Сабан туенда чит ил һәм Россия журналистлары кунак булды.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты кысаларында узучы матчларны яктырту өчен шәһәр матбугат үзәгенә һәм ФИФА уеннарына аккредитация үткән журналистлар иң элек Алексеевск районы оештырган мәйданчык белән танышты. Алар биредә рус халык өендә кунак булды, балдан ясалган медовуха эчемлеген татып карады. Тимерчелек, туку, балчыктан эшләнмәләр ясау остаханәләрендә булды. Таяк тартышу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек уеннарда катнашты.

Нурлат районы мәйданчыгында чит ил коллегаларыбызны җыр-биюләр аеруча кызыксындырды.

Төп мәйдандагы тамашаны - берьюлы йөзләрчә биючене күреп таң калдылар. Чит ил журналистларының барысы да диярлек бу күренешне фото-видеога төшерде, Инстаграм кушымтасы аркылы "Туры элемтә" оештырып, Сабан туе бизәкләрен ватандашларына күрсәтте.

Чит ил журналистларын көрәш тә кызыксындырды. "Бу кешеләр бәйрәмдә ник сугыша?" дип сорады Кытай вәкиле. Волонтерлар аңа көрәш - Сабан туеның төп уеннарының берсе икәнен аңлатты. Шулай ук коллегаларыбыз игътибарын алып баручыларның бәйрәмне ике телдә алып баруы да җәлеп итте. "Алар икесе дә бер дин тотамы?" дип сорады алар.

"Татар-информ" хәбәрчесе коллегаларыннан тәэсирләре турында сорашты.

"Безгә күрсәткән игътибар, телеңне йотарлык тәмле ризыклар ошады. Костюмнар искиткеч! Шундый матурлар, төсле-төсле. Ризыклардан төрле ит ризыклары, чәкчәк һәм пәхләвә телеңне йотарлык. Шәрабтан да авыз иттек, бик уңган! Кайбер ризыкларны беренче тапкыр гына татып карадым. Телеңне йотарлык. Мин Казанга кабат килер идем", - диде Колумбиядән Рамирез Сониано Маниэль де Хесус "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Колумбиянең тагын бер вәкиле Джонхайро Валенсия Сабан туен "үз иленә кайткач та озак вакыт искә алырмын" диде. "Мин Сабан туен ике генә сүз белән тасвирлый алам: искиткеч һәм могҗизалы.  Миңа сальса күбрәк ошый, әмма сезнең мәдәният белән танышу да кызык булды. Бәйгеләрдә дә катнашырга өлгердем. Менә шкатулка бирделәр. Ит ризыкларының нинди генә юк. Өстәлләр сыгылып тора", - диде ул.

Диас Гансало татарларның юмартлыгына таң калган. "Таяк тартышу уенында өч тапкыр катнаштым һәм өчесендә дә җиңдем", - диде ул, хатирәләрен уртаклашып. Аңа бүләккә мунчада башка кия торган киез эшләпә биргәннәр. Әмма аның ни икәнен белми, татарларның милли баш киеме дип уйлый. Әлеге баш киеменең ни икәнен аңлаткач, ул телдән калды. Мондый баш киемен күргәне булмаган.

"Бәйрәмнең оештырылу дәрәҗәсе искиткеч, иң югары ноктада. Монда олылар да, балалар да күңел ача. Бар җирдә тәртип, чисталык. Исерткеч эчемлекләр юк дәрәҗәсендә. Менә,  медовуха шәп",- диде башкала кунагы.

Диас Гансало Татарстанда гына түгел, Россиядә дә беренче тапкыр. "Безне бу кадәр каршы алырлар, кунак итәрләр дип уйламаган идек. Искиткеч! Татарлар шундый кунакчыл, юмарт, бердәм, дус халык. Сездә шулкадәр ризык, мең төрле. Татарлар беркайчан да ачтан үлмәячәк. Саранскины, Мәскәүне, Татарстанны күрдек. Сездә халык бердәм, берләшә белә", - диде ул.


22
июнь, 2018 ел
җомга

Бүген районның төрле өлкә хезмәткәрләре бердәм булып донор акциясенә кушылды.

Даруханә каршындагы машина янында кан тапшыручылар белән чират хасил булды. Журналист егетебез Айрат Аминов та әлеге акциягә кушылып, кемнеңдер кыл өстендәге гомерен саклап калырга үз өлешен кертте. Кече Болгаердан килгән Люзия Хәмидуллина да студент вакыттан бирле кан тапшыруын, бик тә игелекле гамәл башкаруларын белдерде. Гаиләләре белән килүчеләр дә, беренче тапкыр катнашучылар да булды. – Әлеге машина килгәнче үк чират иде монда. Иң беренчеләрдән булып “Почетлы донорлар” килде. Район халкы шундый бердәм булып игелекле гамәлгә кушылды. Без тормыш иптәшем белән үзебез дә “Почетлы донорлар”, быел да бик теләп кан тапшырдык. Акциягә кушылган райондашларга олы рәхмәтебезне белдерәбез, - диде  хастаханә хезмәткәре Динә Мөхәммәтҗанова.


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казан IT-паркында журналистларга шәмаил язу, билбау үрү һәм чүлмәк ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Аны ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы сувенир продукциясе һәм халыкара декоратив гамәли сәнгать комитеты тәкъдим итте.

“Билбау элеккеге махсус станокта үрелә. Ул борынгы заманда һәр хуҗабикәнең өендә булган. Анда алар үзләренә, балаларына билбаулар үргәннәр, интерьерны бизәү өчен кулланганнар. Сумка, карават җәймәләре, паласлар тукыганнар. Хәзер инде бу - интерьерны бизи торган уникаль эксклюзив әйбер булып санала. Әмма соңгы елларда этника модага кире әйләнеп кайтты һәм бу эшләнмәләрне яшьләр генә түгел, өлкән буын да теләп ала”, - диде ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы сувенир продукциясе һәм халыкара декоратив гамәли сәнгать комитеты рәисе Диләрә Минабетдинова “Татар-информ”га.

Шулай ук биредә Кол Шәриф мәчете карамагындагы “Татар шәмаиле” клубы галереясе җитәкчесе Алсу Шәмсетдинова кулыннан шәмаил ясатып, аңа үз исемеңне төшерү мөмкинлеге дә бар иде. Ул махсус каләм һәм каллиграфия маркеры белән гарәп телендә исемнәр яза. Моны үзең белән сувенир сыйфатында алып китеп була. Шулай ук аны махсус Коръән аятьләре белән каймаланган түгәрәк магнит уртасына язып беркетергә дә була.

Журналистларны чүлмәк ясау буенча мастер-класс та кызыксындырды. Чүлмәк махсус станок, балчык һәм су ярдәмендә эшләнә. 10га 8 сантиметр үлчәмендәге бер чүлмәкне ясау өчен 10-15 минут вакыт китә.

  • Чемпионат вакытында әлеге сувенирларны Җанатарлар фестивале, Кол Шәриф мәчете территориясендә һәм Бауман урамында оештырылган ярминкәләрдән алырга мөмкин.

20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

 

Хөрмәтле журналистлар! Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Интернет-массакуләм мәгълүматлары  өчен журналистик конкурс игълан итә. 

 


19
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Хастаханәнең баш табибы туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен һәм ветераннарны газета-журналларга яздырды.


18
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Футбол буенча дөнья чемпионаты Казан шәһәре матбугат үзәге бүгеннән журналистларны кабул итәргә әзер. Кабул итүче шәһәрләр арасында журналистлар өчен үзәкне Мәскәү шәһәре беренчеләрдән булып 4 июньдә үк ачкан иде. Төбәкләрдәге матбугат үзәкләре үз эшен бүгеннән башлап җибәрә.


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Шактый шау-шу тудырган “Зөләйха күзләрен ача” (“Зулейха открывает глаза”) романы авторы Гүзәл Яхина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка яңа китабын бүләк итте. 

Яхина “Татмедиа” агентлыгы янында “Укый Казан, укый Татарстан” китап фестивале мәйданчыгында “Балаларым минем” (“Дети мои”) яңа романын тәкъдим итте. Ул фестиваль кунаклары белән әсәрләренең язылу тарихын уртаклашты һәм Идел буе немецлары тормышы турындагы яңа китабының кыскача сюжетын сөйләде.

Бу вакытта Рөстәм Миңнеханов “Кәҗә бистәсе” метросы станциясеннән “Казан” гаилә үзәге янындагы фанфест мәйданчыгына илтә торган яңартылган бульвар буйлап узды. Татарстан Президенты полиграфистлар һәйкәленә чәчәк салды. Шуннан соң ул китап фестивале мәйданчыгына килде һәм Гүзәл Яхина белән сөйләште. Язучы аңа яңа романы турында сөйләде һәм китабын бүләк итте.

  • “Балаларым минем” (“Дети мои”) яңа романының баштагы юлларын “Тоталь диктант-2018”дә катнашучыларга әйтеп торып яздырдылар.

13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” бинасы янындагы полиграфистлар һәйкәленә чәчәк салды.

Рөстәм Миңнеханов “Кәҗә бистәсе” метросы станциясеннән “Казан” Гаилә үзәге янындагы фанфест мәйданчыгына илтә торган яңартылган бульвар буйлап узды. Республика лидеры белән бергә Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм башка рәсми затлар йөрде.

Бульварда “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында илне саклаган журналистлар һәм полиграфистлар истәлегенә” һәйкәл куелган.

Татарстан Президенты һәйкәлгә кызыл розалар куйды һәм тын калып басып торды. Аннан соң һәйкәлгә шәһәр башлыгы да чәчәк салды. 


9
июнь, 2018 ел
шимбә

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне яктырткан иң яхшы журналист эшенә конкурс игълан итте.

         Конкурс түбәндәге номинацияләрне үз эченә ала:

  • «Иң яхшы телевизион сюжет (телевизион тапшыру)»
  • «Иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)»
  • «Басма матбугатта иң яхшы язма»
  • «Интернет мәгълүмат чараларында иң яхшы материал»
  • «Социаль челтәрләрдәге иң яхшы блог (аккаунт, группа)» 

НЕГЕЗЛЭМЭ


8
июнь, 2018 ел
җомга

Гәҗитебезне яздыручыларның һәркайсы акциядә катнаша һәм кыйм­мәтле бүләк ота ала.

2018 елның II  ярты еллыгына (6 айга) яздыр­ган квитанцияләр күчермәсен 2018 елның 18 июненә кадәр (авыл халкы үтенече буенча көне үзгәртелде) редакция­гә китерегез яки  tetuch_awangard@rambler.ru электрон поч­тасы аша юллагыз (элемтәгә керү өчен телефон номерын күрсәтүегез сорала).

Җиңүчеләр (“Тәтеш таңнары”, “Авангард” гәҗитен яздырган өчәр ке­ше) 2018 елның 25 июнендә квитанцияләрне  уйнату барышында билгеләнәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International