Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Татар-информ” агентлыгының фотографы Рамил Галинең “Тимер кешеләр” күргәзмәсе ачылды. Ул 1988-1993 елларда Татарстанда яшәүче кешеләр тормышына багышланган.
Экспозициягә 80 нче еллар ахыры 90 нчы еллар башында танылган сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре, беренче президент сайлаулары вакытындагы митинглар, Татарстан суверенитеты турында референдум, шулай ук гади казанлылар һәм республика районнарында яшәүчеләрнең тормышы чагылган уникаль фотолар кергән.