Шагыйрь Александр Заварихинның яңа җыентыгы чыкты

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Татар китап нәшрияты үзенчәлекле шагныйрь,  рәссам, журналист Александр Заварихинның “Здесь мне жить” (“Миңа биредә яшәргә”) исемле шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарды. Бүген Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә җыентыкны тәкъдир итү кичәсе булды. Китап каты тышлы итеп эшләнгән 1100 данә тираж белән басылган һәм авторның иң билгеле йөздән артык әсәрен берләштерә. Китапка кереш сүзне Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова язган.

“Республиканың район газеталарында үз вакытында бик күп талантлы журналистлар һәм баш мөхәррирләр эшләде. Шуларның берсе – үз эшенең остасы, иҗади, саллы Александр Васильевич Заварихин. Аны олы буын журналистлары Аксубай районының “Сельская новь” газетасы баш мөхәррире буларак белә иде.”– диелә кереш сүздә.

Александр Заварихан ТАССРның Куйбышев районы (хәзерге Спас районы) Мещеровка авылында туган.  Казанда һөнәр училищесында белем алган, авиация заводында слесарь булып эшләгән. 1951 – 1955 елларда Балтик диңгезендә хезмәт иткән.  Демобилизациядән соң яңадан заводка эшкә кайткан, кичке мәктәпне, аннары Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган.

1966 елда аны “Сельская новь” газетасына эшкә җибәрәләр, баштан мөхәррир урынбасары, соңыннан баш мөхәррир булып эшли. 2017 елның маенда, үзенең 85 яшьлек юбилеена багышлап, үзенең соңгы җыентыгын бастырып чыгара. Әлеге китапта сугыштан соңгы еллардагы авырлыклар тасвирлана. Шуннан соң бер ай да үтми, язучы якты дөньядан китеп бара. Заварихин  егермедән артык китап авторы, шагыйрь һәм прозаик, талантлы рәссам буларак билгеле, аның 50дән артык картинасы бар.

Авторның яңа җыентыгы туган якка, якын кешеләренә, табигатькә багышланган. Китапка тупланган шигырьләрдә якты киләчәккә ышану, илебезнең бүгенге һәм киләчәк язмышы турында уйланулар чагылыш тапкан. Җыентыкка шагыйрьнең туган илгә, Аксубай ягына, Татарстанга булган эчкерсез хисләрен үзенә сыйдырган лирик әсәрләре урын алган.

Җыентыкның туплаучысы һәм мөхәррире – Энҗе Хөснетдинова. Китапны чыгаруда Александр Заварихинның дусты отставкадагы милиция полковнигы Олег Маркинның өлеше зур.

“Мин аны 15 еллап белдем, бу, бәлки, бик күп тә түгелде, ләкин ул минем өчен бик якын кеше иде, миңа бик ярдәм итте. Беренчедән, ул мине кешеләр белән аралашырга өйрәтте. Киң күңелле, тыйнак кеше иде. Вафатына ике ел кала китапларын чыгаруда ярдәм итүне сорап, Язучылар берлегенә мөрәҗәгать итте. Ләкин бу эш барып чыкмады. Үзе исән вакытта ук чыгарабыз дип вәгъдә биргән идем,  хәзер генә  вәгъдәмне үти алдым. Ул үзенең соңга көннәренә кадәр һәрвакыт эш белән мәшгуль булды.”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International