Апрель-июнь айлары нәтиҗәләре буенча, агентлыкка сылтама китерү индексы 393,44 дәрәҗәсендә булган
"Татар-информ" II кварталда да цитаталар китерелү буенча иң алдынгы матбугат чарасы булды. Республиканың медиаресурслары рейтингын “Медиалогия” компаниясе ззерләгән.
Апрель-июнь айлары нәтиҗәләре буенча, башка мәгълүмат чараларында агентлыкның исеме телгә алыну индексы – 393,44 тәшкил иткән.
Моннан тыш, Татарстан Республикасының иң еш сылтама китерелә торган мәгълүмат чаралары исемлегенә агентлыкның тагын бер проекты – “События недели” газетасы кергән. Ул сылтама китерү буенча, 7,41 индексы белән - 15нче урында.