Журналистларның “Күпчалымлы Россия” XI гомумроссия ачык конкурсы тәмамланды, җиңүчеләр билгеле!

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Журналистларның “Күпчалымлы Россия” XI гомумроссия ачык конкурсына Россия Федерациясенең 49 төбәгеннән 1392 эш килде, алар 6 номинация буенча ярышты.

Журналист эшләре 2018 елның 6 мартыннан 1 августына кадәр кабул ителде.

Конкурста җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү чаралары 2018 елның     23 – 25 сентябрендә Казан шәһәрендә узачак. Бу көннәрдә кунаклар һәм конкурста җиңүчеләр өчен  иҗади мәйданчыклар, танылган Россия журналистларыннан мастер-класслар, мәдәни һәм экскурсия  программалары көтелә.

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак төп тантана 24 сентябрьдә “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында үтәчәк.


Конкурс номинацияләрендә түбәндәгеләр җиңү яулады:

 

  1. Телесюжетлар циклы” номинациясендә:

 

1 урын – “Төмән вакыты» телеканалы” АНО (Төмән өлкәсе, Төмән шәһәре)

2 урын – “Камчатка” мәгълүмат агентлыгы” КГАУ  (Камчатка крае, Петропаловск-Камчатск шәһәре)

3 урын –  «Русский Север» телеканалы (Вологодск өлкәсе,  Вологда  шәһәре)

 

  1. Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)  номинациясендә:

 

1 урын –“Осетия-Ирыстон” милли телекомпаниясе” ГАУ (Төньяк Осетия – Алания республикасы, Владикавказ шәһәре)

2 урын – “БДТРК “Марий Эл” ДТРК”  ФДУП (Марий Эл Республикасы, Йошкар-Ола шәһәре)

3 урын – “Ариг Ус” телекомпаниясе” (Бурятия Республиксы, Улан-Удэ шәһәре)        

 

  1. “Радиотапшырулар (репортажлар) циклы” номинациясендә:

 

2 урын – “Кырым” телерадиокомпаниясе” АНО (Кырым Республикасы,  Симферополь шәһәре)

3 урын ВДТРК “Татарстан” ДТРК” ФДУП (Татарстан Республикасы,  Казан шәһәре)

 

4.   “Басма мәгълүмат чараларында язмалар циклы”  номинациясендә:

1 урын – “Эхо” газетасы редакциясе” МКП (Кемерово өлкәсе, штп. Промышленная)

2 урын – “Туапсе хәбәрләре” газетасы редакциясе (Краснодар крае, Туапсе шәһәре)

3 урын – “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы «Идел-Идель» журналы редакциясе” (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре)

 

Махсус диплом: «Байрта» гаилә газетасы”  (Калмык Республикасы, Элиста шәһәре)

 

5.  “Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы” номинациясендә:

 

1 урын – «Россия сегодня» визуаль проектлар хезмәте  (Мәскәү шәһәре)

2 урын – “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Чаллы хәбәрләре” газетасы редакциясе (Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре)

3 урын – “Fonar.tv” челтәр басмасы (Белгородск өлкәсе, Белгород шәһәре)

 

6.   “Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр өчен проектлар”  номинациясендә:

 

1 урын – “Инвожо” журналы редакциясе” АУ (Удмурт Республикасы,  Ижевск шәһәре)

2 урын – “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Нократ дулкыннары” радиоканалы” (Татарстан Республикасы, Мамадыш шәһәре)

3 урын – “Деловой” балалар-яшүсмерлбәр газетасы  (Пенза өлкәсе, Пенза шәһәре)

 

Гран-при – “Архыз 24” телеканалы  (Карачаево-Черкесия Республикасы, Черкесск шәһәре)

 

Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International