«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне яктырткан иң яхшы журналист эшенә конкурс игълан итте.
Конкурс түбәндәге номинацияләрне үз эченә ала:
Чит илләрдә популяр “Азу” хәләл-кафе пешекчеләре Венера Едзгверидзе һәм Алия Фәссахова ашамлыкны әзерләп карарга теләк белдергән кызлар белән бергә татлы, ягъни каклы һәм кипкән җиләк-җимешле татар милли витаминлы десерт әзерләү мастер-классы үткәрделәр. Мастер-класс бүген IT-паркта үтте.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе “Азу” татар кухнясы кафесы шеф-пешекчесе Венера Едзгверидзе белән татлы әзерләү нечкәлекләре һәм бүгенге мастер-класс үзенчәлекләре турында сөйләште. “Татлы дигән десерт термик эшкәртү таләп итми, шул сәбәпле бүгенге мастер-класста без нәкъ менә шушы ризыкны әзерләп күрсәттек. Безгә монда плитәләр белән эшләү бик кыен булыр иде. Татлы – IT-паркта әзерләп күрсәтеп була торган иң оптималь ашамлык”, - диде шеф-пешекче.
Венера Едзгверидзе сүзләренчә, “Азу” кафесы бар тикшерүләрне дә бик уңышлы үткән. “Казанда безнең 3 кафебыз бар, тиздән дүртенчесе ачылачак. Безнең кафе беренчеләрдән булып тикшерү комитетыннан бездә хәләл ризык һәм табигый продукт булу сәбәпле, әзерләргә һәм пешерергә рөхсәт алды. Тикшерү бик дәвамлы һәм таяныч булуга карамастан, без аны үттек”, - диде пешекче.
“Азу” кафесының шеф-пешекчесе сүзләренчә, әлеге хәләл-кафе чит ил кунаклары арасында бик популяр. “Германиядән, Кытайдан, Англиядән килгән кунаклар безнең ашамлыкларны мактап туялмыйлар. Һәм бу күренеш футбол буенча дөнья чемпионаты вакытына гына кагылмый. Безнең кафе чит илләрдә бик популяр. Чит ил кунаклары безгә үзләрендә дә нәкъ менә татар кухнясы булган кафебызны ачарга тәкъдим иттеләр”, - диде шеф-пешекче.
Венера Едзгверидзе сүзләренчә, гурманнар арасында иң популяр ризык ул, берсүзсез, чәкчәк. “Татар чәкчәген бар җирдә дә беләләр”, - ди ул.
“Татлы – бик арзан ашамлык. Өйдә әзерләсәң дә, безнең кафеда сатып алсаң да, барыбер кыйммәт түгел. Безнең татлыга еш кына өйгә алып китү максатыннан заказ бирәләр. Өйгә китерү бездә юк, заказ бирүче үз ашамлыгын үзе алып китә. Мин бүгенге мастер-класста татлы әзерләү идеясен үзем тәкъдим иттем, чөнки татлы тәмле, баллы һәм бик күп көч куюны тәлап итмәгән ашамлык”, - дип тәмамлады “Азу” татар кухнясы кафесы шеф-пешекчесе Венера Едзгверидзе.
Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылы халкының бердәмлегенә һәм үҗәтлегенә бәйге барышында ук сокланган идек. Ә килеп төшкәч авылы үзенең табигате, саф һавасы, тырыш, ихлас кешеләре белән бер күрүдән яраттырды. «ШК» десанты анда Сабантуенда катнашып, җырлап, биеп, Пушкин яратып ашаган Шырдан катыгыннан авыз итеп, Каюм Насыйри рецепты буенча пешерелгән чәй, чишмә суларын эчеп, бәйгегә нәтиҗә ясап кайтты.
Кече Шырданга кунакка эстрадабызның танылган җырчылары Ришат Фазлыйәхмәтов, Рәсим Фасыйхов, Альбина Кармышева, сүз остасы Алмаз Хәмзинны чакырдык. Бик күңелле, җанлы, рәхәт бәйрәм булды.
Нинди авыр елларда да Сабан туен уздырмый калмаган шырданлылар. Ә менә мондые беренче тапкыр узды, диләр. «30 ел артистларның килгәне юк иде», – ди авылның мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Шакиров. Халык артистларга кушылып биеде дә, җырлады да, уеннарда да катнашты.
Газетага язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатылды. «Шәһри Казан»ны ун ел яздыручы тугры укучыбыз Фәрит Мозаффаровка редакторыбыз аерым бүләк тапшырды. Сабан туе көрәшсез булмый. Абсолют батыр булып Олы Шырдан авылы егете Динар Хуҗин калды.
Бәйрәмгә, кунакларны каршыларга зурдан кубып әзерләнгән шырданлылар. Аларга күрше авыллар да ярдәм иткән. Сабан туен күрергә дип килгән Ачасыр авылы кызлары чишмәдә чиләкләр юа, Норлат авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль бизәлешне кайгырта, Акъегет авылыннан килгән кунаклар мәйданда булыша. Бәйрәм барысын да берләштергән. Бик кыска вакыт эчендә авыл уртасында ук зур гына «Чәй йорты» төзеп куйганнар. Зәвык белән эшләнгән бу җәйге кафе искиткеч матур. Анда безне 50 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнүче Ринат абый Миңнуллинның яңа гына суырткан балы, Кече Шырданда гына җитештерелә торган экологик яктан чиста, сыйфатлы ризыклар белән сыйладылар (бу тырыш кешеләр турында газетабызның киләсе саннарында язарбыз). Махсус бренд булдырганнар. Шырдан эко-продукциясен киләчәктә туристларга да тәкъдим итәргә җыеналар.
Кече Шырдан бай тарихлы авыл, аның барлыкка килүе Болгар чорларына ук барып тоташа. Авыл кырыендагы изгеләр зиратында 14-15 йөзгә караган каберлекләр дә бар. Ул Татарстанның тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелгән. Кече Шырдан – галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган авылы. Авыл кечкенә булса да, аның киләчәге өметле.
– Кече Шырданда сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачылды, аннары чишмәләрне төзекләндердек, былтыр Каюм Насыйри мәчетен яңарттык, – дип авыл белән ташытырды Олы Шырдан авылы башлыгы Рәис Кәримов.
Авылда күп эш иганәче – шушы авыл кешесе Асия Гобәйдуллина җитәкчелегендәге «Аквидук» оешмасы ярдәмендә башкарыла. Тиздән авылны туристик үзәккә әйләндерергә телиләр. Бай табигатьле, зур тарихы булган авылга тагын килергә, Каюм Насыйри эзләре буйлап урам урарга, Кече Шырданның кунакчыл, киң күңелле халкы белән кабат аралашырга язсын.
"Казахстандагы "Татарстан – Яңа гасыр" корпункты ике республика арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытыр", диде Татарстан Президенты.
“Әгәр каты итеп ясалмаса, татарларда “Мәскәү күренә бит, ник ясадың мондый чәй” дип әйтү гадәткә кергән”, - ди Гадел Шәрипов.
«Татарстан хәбәрләре» тапшыруының алып баручысы һәм хәбәрчесе Айгөл Бәдретдинова җиде елдан артык «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә эшли. Айгөл белән ТНВдагы эшчәнлеге һәм шәхси тормышы турында әңгәмә кордык.
"Казинформ"да "Татар-информ" хәбәрләрен һәм "ТНВ" тапшыруларын карап баралар, диде Милли Шура рәисе.
Хәлил Шәйхетдинов әлегә көрәшне күбрәк татар басмалары гына яктыртуын әйтте.
Хөрмәтле журналистлар! Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс игълан ителде. Сезне әлеге конкурста канашырга чакырабыз!
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
«Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)»;
«Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы радиосюжет (яки радиотапшыру)»;
«Басма массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы язма»;
«Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы язма».
Документлар 2018 елның 3 сентябренә кадәр (бу датаны да кертеп) «Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс» билгесе белән “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгына (420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 нче йорт, 6 кат (матбугат хезмәтләре һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге) китереп тапшырыла, почта аша яки konkurs.nko@tatar.ru электрон почтасы аша җибәрелә, белешмәләр өчен тел.: 8(843) 570-31-04 (Шакирова Регина).
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2018 елның икенче яртыеллыгына «Туган як»ка язылу кампаниясе ахырына якынлаша. Әгәр әлегә кадәр газетага язылырга өлгермәгән булсагыз, бу эшне соңгы көнгә калдырмагыз. Газетага язылсагыз,«Туган як»тан бүләк» конкурсына да катнаша алачаксыз.
Конкурсның шартлары түбәндәгечә: анда «Туган як» газетасына икенче яртыеллыкка язылучылардан (квитанциягез булу мәҗбүри) теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен газетабызда басылып чыккан шушы купонны (бу санда кабатлап басабыз) тутырып һәм «Туган як»ка язылу турындагы квитанциягезнең копиясен редакциягә китереп бирергә, почта яки электрон почта аша җибәрергә кирәк. Шулай булганда гына конкурста катнашучылар исемлегенә кертеләчәксез. 2018 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылучылар өчен «Туган як»тан бүләк» конкурсы июль аенда уздырылачак (төгәл көнен соңрак язарбыз).
Тагын шунысы да бар: киләсе атна башыннан (25.06.2018) редакциягә килеп язылучыларга төрле бүләкләр дә бирәчәкбез.