Казанда “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында “Киңкырлы Россия” Бөтенроссия Ачык конкурсында җиңү яулаган журналистларны бүләкләделәр. Татарстан Республикасының дүрт массакүләм мәгълүмат чарасы конкурс призларына ия булды.
“Татарстан” ДТРК – “Радиотапшырулар циклы” номинациясендә 3нче урынга, “Идел” журналы – “Кәгазь басмаларда чыккан язмалар циклы” номинациясендә 3нче урынга, “Челнинские известия” газетасы “Интернетта һәм массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан язмалар циклы” номинациясендә 2нче урынга лаек булды. "Нократ дулкыннары" радиоканалы "мәгълүмат чараларында балалар һәм яшүсмерләр өчен агарту проектлары номинациясендә икенче урын алды.
Конкурс номинацияләре җиңүчеләре:
1. “Телесюжетлар циклы” номинациясе:
1нче урын – “Төмән вакыты” телеканалы (Төмән өлкәсе, Төмән шәһәре)
2нче урын – “Камчатка” мәгълүмат агентлыгы (Камчатка крае, Петропавловск-Камчатск шәһәре)
3нче урын – “Русский Север” телеканалы (Вологда өлкәсе, Вологда шәһәре)
2. “Телепроект (документаль фильм, телевизион программалар циклы)” номинациясе:
1нче урын – “Осетия-Ирыстон” милли телекомпаниясе (Төньяк Осетия – Алания Республикасы, Владикавказ шәһәре)
2нче урын – “Мари Эл” ДТРК (Марий Эл Республикасы, Йошкар-Ола шәһәре)
3нче урын – “Ариг Ус” телекомпаниясе (Бурятия Республикасы, Улан-Удэ шәһәре)
3. “Радиотапшырулар (репортажлар) циклы” номинациясе:
2нче урын – “Крым” телерадиокомпаниясе (Кырым Республикасы, Симферополь шәһәре)
3нче урын – “Татарстан” ДТРК (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре)
4. “Кәгазь басмаларда чыккан язмалар циклы” номинациясе:
1нче урын – “Кайтаваз” газетасы редакциясе (Кемерово өлкәсе, Промышленная поселогы)
2нче урын – “Туапсе хәбәрләре” газетасы редакциясе (Краснодар крае, Туапсе шәһәре)
3нче урын – “Идел” журналы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре)
Махсус диплом: “Байрта” гаилә газетасы (Калмык Республикасы, Элиста шәһәре)
5. “Интернетта һәм массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан язмалар циклы” номинациясе:
1нче урын – “Россия сегодня” мәгълүмат агентлыгы визуаль проектлар хезмәте (Мәскәү шәһәре)
2нче урын – “Челнинския известия” газетасы (Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре)
3нче урын – “Fonar.tv” челтәр басмасы (Белгород өлкәсе, Белгород шәһәре)
6. “Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр агарту проектлары” номинациясе:
1нче урын – “Инвожо” газетасы редакциясе (Удмурт Республикасы, Ижевск шәһәре)
2нче урын – “Нократ дулкыннары” радиоканалы (Татарстан Республикасы, Мамадыш шәһәре)
3нче урын – “Деловой” балалар-яшүсмерләр газетасы (Пенза өлкәсе, Пенза шәһәре).
“Киңкырлы Россия” конкурсы Гран-приен – “Архыз 24” телеканалы (Карачай-Черкесск Республикасы, Черкесск шәһәре) алды.