ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2012 ел
җомга
Кичә башкалабызда күптән көтелгән «Әкият» мәдәният үзәге ачылды. Тантанада Президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
 

Бүген ТР Министрлар Кабинетында, муниципалитетлар белән берлектә видеоконференция рәвешендә, “ТКХны реформалауга ярдәм фонды турында”гы 185 нче федераль законны быел республикада тормышка ашыру һәм мәктәпләрне капиталь төзекләндерү мәсьәләләре буенча республикакүләм киңәшмә үткәрелде. Әлеге киңәшмәгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.


1
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе
 

Сайлау кампаниясе этапларының берсе - гаммәви мәгълүмат чараларында агитация чоры тәмамланырга көн ярым вакыт калды. Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларында агитация чоры лаеклы уза. Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин әнә шул хакта хәбәр итте.

 

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Алексей Малинин, “Россия телевидение һәм радио тапшырулар челтәре” компаниясе генераль директоры урынбасары Виктор Пинчукның җиңел куллары белән, бүген Татарстанда рәсми рәвештә яңа DVB-T2 форматлы цифрлы телевидение гамәлгә кертелде. Шул рәвешле, өч төймәгә берьюлы басып эшләтеп җибәрелгән бу формат, цифрлы телевидениедән тыш, өр-яңа хезмәтләргә юл ача, анда, яңа челтәр җәелдерү белән беррәтттән, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта халыкны кисәтү системасын сынау зоналары да булачак.

 

Биредә ул муниципаль районның вәкиллекле органы утырышында (узган елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2012 елдагы бурычларына багышланган) катнаша.

 

Җиңүчеләрне бүләкләү ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Игенчеләр сараенда оештырыла

 

Дөнья күләмендә билгеле өч компания 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасының партнерлары булды


29
февраль, 2012 ел
чәршәмбе
Кичә Яшел Үзәннең Серго исемендәге заводында (“Позис”та) 4 мартта узачак Президент сайлау уңаеннан митинг узды. Чарада Татарстан Дәүләт киңәшчесе – Президентлыкка кандидат Владимир Путинның ышанычлысы Минтимер Шәймиев тә катнашты. 90 нчы елларда оешманың хәле кызганыч булуын искә төшергәннән соң, ул: “Мин хә­зер шатланам: заводның даны, андагы хезмәт хакы үсә”, – дип белдерде.
 

Бүген Казанда “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: теория һәм практика” дигән II халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында махсуслаштырылган күргәзмә эшли башлады. “Корстон”да аның ачылышы ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узды. 

1 мартта, сәгать 11.00 «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм мәглүмат агентлыгы брифинг-залында (Академия урамы, 2-нче йорт) «Дулкыннар» республика конкурсына багышланган матбугат-конференциясе узачак.  Әлеге бәйгене “Идел” яшьләр үзәге оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International