ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Рамазан аеның беренче медиаифтары «Ярдәм — Помощь» фонды тарафыннан үткәрелде. Биредә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, блогерлар һәм башка танылган шәхесләр катнашты.


27
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Идел буе төбәгенең иң эре полиграфия-нәшрият комплексы булган «Идел-Пресс» оешмасында илебез башлыгын сайлауларда кулланылачак бюллетеньнәр бастыру эше төгәлләнеп килә.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVII Республика бәйгесен игълан итә.


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Россиянең БРИКСта рәислек итү елында TV BRICS халыкара челтәре һәм Россия IТ-вузы хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Документны Мәскәүдә медиачелтәрнең генераль директоры Жанна Толстикова һәм вуз директоры Кирилл Семенихин имзалады.


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы (алга таба – Агентлык) «Күпчалымлы Россия» XV бөтенроссия журналистлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә.

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков 2024 елның 15 февралендә Мәскәү шәһәрендә «Вакытлы матбугат һәм китап продукциясен нәшер итү, тарату» XXIII шәһәр форумында катнаштылар.


13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Март ахырында медиа өлкәсендәге күренекле һөнәри казанышлар өчен югары бүләк тапшыру тантанасы узачак. Федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, медиаменеджерлар, хәрби корреспондентлар, фәнни журналистлар, китаплар авторлары һәм фотокорреспондентлар Россия Журналистлар берлеге бүләгень ия булачак.


9
февраль, 2024 ел
җомга

«Татмедиа» медиахолдингына кергән «Китап» радиостанциясе Татарстанның татар телендә тапшырулар алып баручы иң популяр радиостанцияләре исемлегенә керде. Мондый нәтиҗәләрне, республиканың иң рейтинглы радиостанцияләрен ачыклау максатыннан тикшерү үткәргәннән соң, «Яңа медиа» АНО белгечләре әйтте.

 


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына аккредитация башланды!


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 36 нчы утырышында Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары  2024 елның 15, 16 һәм 17 мартында булачак Россия Федерациясе Президентын сайлауны уздырганда региональ дәүләт телерадиотапшырулар оешмалары каналларында түләүсез һәм түләүле эфир вакытын бүлү буенча җирәбә салу датасын, вакытын һәм урынын билгеләү турындагы мәсьәләне карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International